Инсаф Исмәгыйлев: “Янгын чыгып, әти-әнием бернәрсәсез калды”

Август ахыры Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында гомер итүче Исмәгыйлевлар өчен зур хәсрәт алып килә. Йорт-җирләре янып, алар бернәрсәсез урамда кала.

– Янгын төнге 11 ләрдә чыккан. Бу вакытта мин өйдә түгел идем. Әни исне сизеп уянган. Әти каушап калган, тизрәк ишекне ачып җибәргәч, ут дөрләгән генә. Әти башта урамга үзе чыккан, аннан тәрәзәдән әнине тартып алган. Әнинең узган ел аягын кискәннәр иде. Әле ярый, әти протезын алып чыга алган. Без бернәрсәсез калдык. Йорт-җир, каралты, хайваннарыбыз, кош-кортларыбыз янып бетте. Әти каты пеште. Аны Казанга, РКБга җибәрделәр , – ди уллары Инсаф.

Инсаф әйтүенчә, әлегә алар әбиләрендә яшиләр. Киләчәктә үз йортларында яшәргә хыяллана алар. Моның өчен гаиләгә ярдәм кирәк. Булышырга теләүчеләр өчен Инсаф Илфар улы Исмәгыйлевның 89518936023 телефон номеры банк карталарына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү