Казанда югалган 13 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда 13 яшьлек кызны эзләү эшләре алып барыла.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, кыз кичә, 13 октябрьдә югалган. Бу хакта гариза «Вишневский» полиция бүлегенә килгән, хокук саклаучылар эзләүләр белән мәшгуль.

Кыз Ләйсән исемле, 2010 елгы. 168 сантиметр буе, ябыграк гәүдәле, кара чәчле, кара күзле. Өстенә капюшонлы кара спорт костюмы кигән.

Агентлыкка билгеле булганча, бер версия буенча кызның югалу сәбәбе якыннары белән конфликт булырга мөмкин.


Фикер өстәү