Владимир Путин Татарстан хакимиятенә белем бирү оешмалары кампусларын булдыру мөмкинлеген өйрәнергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан хакимиятенә, шулай ук ил хөкүмәтенә һәм «яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы» оешмасына илдә шәхси югары белем бирү оешмалары кампусларын булдыру мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идеяне тормышка ашыру өчен заманча кампуслар челтәре булдыру программасын гамәлгә ашыру кирәк. Президентка әлеге тема буенча докладны киләсе елның 30 мартына кадәр тапшырырга кирәк.


Фикер өстәү