Августның соңгы 10 көнендә бакчада ниләр эшләргә?

Августның соңгы ункөнлеге – гадәттән тыш мәшәкатьле чор. Җәй белән көз тоташкан мәлдә, бәрәңгеләр алынганчы, кайбер эшләрне төгәлләргә кирәк. Чөнки өсте-өстенә өелгән эшнең уңышны исраф итүгә китерүе бар. Хәзер соңга калмый нәрсәләрне эшләп куярга соң?

Җимешләре җыелган агач, куакларны хәзер фосфор һәм калий белән тукландыру яхшы. Бу киләсе елда яңа үрентеләр булдыру өчен кирәк. Ә менә азотлы ашламалар кертә күрмәгез, чөнки куакларның, тизрәк үсә башлау сәбәпле, кышны чыга алмаулары бар.

Чия белән слива агачының янында чыккан яшь үсентеләрен кисеп ташлагыз, чөнки ул агачның көчен генә алып тора. Август ахырында җимеш бирә торган агачларның өскә киткән ботакларын бераз кыркып куйсаң да ярый.

Эре, куе яфраклы җимеш агачларының артык яфракларын җыйсагыз да ярый. Болай эшләгәндә, яфрактан «котылган» җимеш тизрәк өлгерәчәк. Гадәттә, виноградларны шулай эшлиләр. Яктылык тиешенчә төшкәндә алар тизрәк өлгерә һәм баллы да була.

Алманы өлгереп бетәргә 2–3 көн кала алдан җыеп куйсаң яхшырак, ул тартмаларда өлгереп бетәчәк. Коела башласа, аны җыюны кичектермәгез. Җыйганнан соң яхшылап карагыз: сәламәт булганнарын куллану өчен, авыру билгеләре булганнарын яндырсаң яхшы. Авыру җимешләрне компост өчен куллану андагы авыруларның таралуына гына сәбәпче булачак.

Агачларның, уңыш күп булып, ботаклары асылынып төшсә, алар өчен күтәртмә әзерләгез. Ботакның күтәртмә өстенә куела торган өлешенә йомшак материал кую аның кайрысына зыян килүдән саклый.

Кураның янга киткән ботакларының 40 сантиметрдан арткан өлешен кисәргә кирәк. Моны көче ботак үстерүгә түгел, ә җиләк өлгертү өчен китсен өчен шулай эшлиләр. Уңыш җыеп алынганнан соң, карт куакларны төбеннән кисеп алырга киңәш ителә. Киселгән ботакларны яндыруың хәерле, чөнки аларда булган авыруларның яшьләренә күчүе мөмкин.


Фикер өстәү