Психик сәламәтлек кризисы: 10ның 9ында тайпылыш, нишләргә?

Кешелек дөньясы бүген финанс-икътисад кыенлыкларыннан гына түгел, туры мәгънәсендә психиканың какшавыннан интегә. ЛГБТ-җәмәгатьчелекнең планетакүләм диктатура урнаштырырга омтылуын, тиктомалдан балаларның җенесен алыштыруның эпидемиягә әверелеп баруын, адәм балаларының, акылдан язган кебек, түли алмаслык әҗәтләр туплап, байлык җыярга омтылуларын бары тик психиканың нормадан массакүләм рәвештә җитди тайпылышлар кичерүе белән генә аңлатып була.

Үткән атнада төрек матбугаты Истанбул университеты галимнәре һәм табибларының балаларга җенси үсешне туктата торган препаратлар бирүләре һәм үсмерләргә җенесне алыштыру буенча операцияләр ясаулары турында шаулады. Аннан алда гына әлеге университет академиклары, ЛГБТ активистлары һәм психиатрлары җенесне алыштыруга бәйле күмәк фәнни хезмәт бастырган булганнар. Игътибар итик: Төркия – рәсми рәвештә ЛГБТга һәм җенесне алыштыру шаукымына каршы көрәш алып барган сирәк илләрнең берсе. Шуңа карамастан, планетакүләм барган саташу – гейлар һәм лесбиянкаларның үз хакимлекләрен урнаштыруга омтылышы анда да актив бара.

Төрек профессоры Зәки Байрактар илдә, законнарны һәм медицина принципларын бозып, балаларның җенесен алыштыру операцияләре ясаучы үзәкләр һәм табиблар барлыгын әйтә. Югарыда искә алынган фәнни хезмәттә генә дә 22 балага гормональ блокаторлар бирелүе һәм 7 балага җенесне алыштыру операцияләре ясалуы турында мәгълүматлар табылуын да белдерә ул. Профессор моңа кагылышы булган академиклар һәм табибларны хөкемгә тартуны таләп итә. Төрек законнары җенесне алыштыру операцияләрен 19 яшьтән соң гына һәм белгечләр комитеты хуплаганда гына үткәрергә рөхсәт итә.

ЛГБТ җәмәгатьчелекне нормага әйләндерү һәм аңа өстенлекләр бирү шаукымы исә бөтен Җир шарында төп сәясәткә әверелеп бара. Сербия Президенты Вучич, «алсу»лар һәм «зәңгәр»ләрне яклый торган кануннар кабул итүне таләп итеп, Евросоюз тарафыннан үзенә көчле басым ясалуын әйтә. Бөтендөнья банкы әле соңгы көннәрдә генә, ЛГБТга каршы закон кабул иткән өчен, Угандага кредит бирүне туктатты. Күп кенә илләрдә банклар (арада элекке совет республикалары да бар) ЛГБТга каршы сүз әйтүчеләрнең банк хисапларын бикли. Шул ук вакытта җенси тайпылышларны байрак итеп күтәрүче илләрдә адәм балаларының үз-үзләренә кул салу очраклары кискен арта. Америкада 2022 елда 50 меңләп кеше дөньядан шул ысул белән киткән. «Ун америкалының тугызы Америка психик сәламәтлек кризисы кичерә дип саный», – диелә илнең Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр министрлыгы белдерүендә.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү