17 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Язучыларның Бөтенсоюз съезды

1934 елның 17 августында совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съезды башлана. Анда моңа кадәр булган берләшмәләрнең барысы да бердәм оешма булып чыгыш ясый. ТАССРдан Мәскәүгә  20 делегат килә. Шул исәптән язучы Кави Нәҗми доклад белән чыгыш ясый. Тиздән язучыларның өчтән бере төрмәләрдә һәм лагерьларда һәлак була.

 Төньяк полюс

1977 елның 17 августында капитан Юрий Кучиев җитәкчелегендәге «Арктика» атом бозваткычы тарихта беренче булып Төньяк полюска барып җитә. Экспедициядә 200 дән артык кеше катнаша. Алга таба сәяхәтчеләр Яңа Җир архипелагының төньяк очына барып җитәләр.

 «Кара дүшәмбе»

1998 елның 17 августы көне Россия тарихына «кара дүшәмбе» буларак кереп кала һәм 1998 елгы икътисадый кризисның иң югары ноктасы була. 1998 елның 14 августында гына  Президент барлык гражданнарны бернинди девальвация булмаячак дип ышандыра. Ә дүшәмбе көнне 17 августта Хөкүмәт һәм Үзәк банк техник дефолт турында, ягъни төп дәүләт бурычын тәэмин итә алмау турында игълан итә. Үзәк банк милли валюта курсын ясалма саклау сәясәтеннән баш тарта.

 Абхазия белән дуслык

1994 елның 17 августында Казанда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Абхазия парламенты рәисе Владислав Ардзинба ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзалый. Икътисад, сәүдә, транспорт, фән, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында дистәгә якын килешү әзерләнү турында игълан ителә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү