Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

— Алар — безнең милләтебез, республикабыз өчен бик күп хезмәт куйган кешеләр. Быел Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел тулды. Истәлек такталарының нәкъ менә юбилейларына туры китереп, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Республика көнендә ачылуы да дөрес булды дип уйлыйм, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә ачылыш тантанасында Кави Нәҗминең Сталин премиясен алу тарихын искә алды:

— Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы дөнья күргәч, Сталин өлкә комитетының беренче секретаренә шалтырата, ул урынында булмагач, хәтерем ялгышмаса, өлкә комитетының идеология буенча секретаре Рәхмәтуллин белән сөйләшә. «У вас есть такой писатель — Кави Наджми? Как вы его оцениваете?», — дип сорый. «Безнең данлыклы язучыбыз, халык бик яратып укый», — дип җавап бирә Рәхмәтуллин. «Я тоже так считаю», — ди Сталин һәм трубканы куя. Шуннан озак та үтми, Кави Нәҗмигә Сталин премиясе бирү турындагы карарга кул куела, — дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта ачылган истәлек тактасының авторы — Россия Сәнгать академиясенең президенты, СССРның халык рәссамы Зураб Церетели.


Фикер өстәү