15 декабрьдә кемнәр туган?

Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин (1883 — 1964) – тел галиме, мөгаллим, методист, профессор (1930), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940).

Мөхәммәтхан Фазлуллин зур гыйльми һәм фәнни-методик эш алып бара, татар теленең орфографиясе, пунктуациясе, методикасы мәсьәләләре буенча тикшеренүләр үткәрә. Галим татар диалектларын өйрәнә, Татарстанның төрле районнарына диалектологик экспедицияләр оештыра.

 

1901 елда Сембер губернасы (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кормыш өязе Красный Остров авылында Кави Нәҗми туа.

Кави Нәҗминең әдәби мирасы бай һәм күпкырлы. Язучының беренче чор иҗаты егерменче елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы чорында әдип совет кешеләренең тылдагы һәм фронттагы батырлыгын, ватанпәрвәрлек хисләрен әдәби образларда чагылдырган поэмаларын һәм күп санлы патриотик шигырьләрен яза.

Сугыштан соң, 1948 елда, Кави Нәҗми үзенең озак һәм күп көч салып эшләгән төп әсәрен – «Язгы җилләр» исемле тарихи-революцион романын тәмамлый. Бу роман, 1949 елда китап булып басылып чыгу белән, укучылар арасында киң популярлык казана һәм, тиз арада рус теленә тәрҗемә ителеп, автор иҗатының гына түгел, гомумән шул чор татар совет прозасының күренекле әсәрләреннән берсе буларак, 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

Кави Нәҗми —  гомере буе язучылык хезмәтен иҗтимагый-сәяси һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип.

1912 елның 15 декабрендә Кави Нәҗминең абыйсы, совет шахматчысы, шахмат буенча халыкара мастер һәм шашка буенча СССР спорт мастеры Рәшид Гибятович Нәҗметдинов туа. Ул бер үк вакытта бу ике спорт төре буенча мастер исеменә ия булган дөньяда беренче кеше була. 1939 елга Казан, Идел буе һәм Татарстан чемпионы титулын яуларга өлгерә.  1950 елда беренче тапкыр РСФСР чемпионы була, бу казанышны 1951, 1953, 1957 һәм 1958 елларда кабатлый. Нәҗметдинов вафат булганнан соң, 1974 елда Казан шахмат мәктәбе аның хөрмәтенә атала.

Ул 1920 елның 15 декабрендә җырчы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Яһүдә кызы Кудашева Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туа.

Беренче сыйныфта укыганда сәхнәгә менеп, «Салкын чишмә» дигән җырны башкара. 1939-41 елларда Фәридә Кудашева Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшли башлый. 1947-1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә танылу ала. 1956 елда  Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый.

Җырчы 2010 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү