Валентина Матвиенко Татарстан халкын Республика көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан котлау телеграммасы килде. Ул Татарстан халкын Республика көне белән котлады.

«Гасырлар дәвамында Татарстан Идел буенда Россия дәүләтенең ышанычлы терәге булып тора, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре өчен кунакчыл йорт булып хезмәт итә.  Республика халкы уникаль мәдәни-тарихи мирасны һәм гаҗәеп табигый байлыкларны кадерләп саклыйлар, үзенчәлекле традицияләрне хөрмәтлиләр һәм буыннан-буынга тапшыралар. Төбәк энҗесе — Казан шәһәре — чын мәгънәсендә илнең иң эре җитештерү, фәнни-мәгариф, рухи һәм спорт үзәкләренең берсе, ул «Россиянең өченче башкаласы» исеменә чынлап та лаек.

Бүген, Россия Федерациясе субъектлары арасында иң алга киткән төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай үзгәртеп корулар юлыннан ышанычлы хәрәкәт итә, инвестицион һәм инновацион потенциалны үстерә бара. Төбәктә төрле масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы комплекслары предприятиеләре нәтиҗәле эшли, инженерия, транспорт һәм туристлык-рекреацион инфраструктура камилләштерелә.

Ышанам ки, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары алга таба да кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк, ә анда яшәүчеләр — гомуммилли бурычларны хәл итүдә актив катнашачак», — диелә телеграммада.

Валентина Матвиенко республика халкына яңа казанышлар, игелек һәм республиканың алга табан да чәчәк атуын теләгән.


Фикер өстәү