Үзебездән тора: Татарстан әләме тотып чыккан кешеләр, һәр тарафта бәйрәм рухы, бәйрәм кәефе…

30 август –  Республика көне

Урамда Татарстан әләме тотып чыккан кешеләр, һәр тарафта бәйрәм рухы, бәйрәм кәефе. 30 август дигәч, күз алдына әнә шундый картина килеп баса. Кем өчендер бәйрәм, кемнәр өчендер чираттагы ял көне дип әйтүчеләр дә бар, билгеле. Анысы  бәйрәмне ничек кабул итүдән, балаларга ничек аңлатуыбыздан тора. Шәһәр көнеме, Республика бәйрәмеме? Суверенлык дигән сүзне, аның әһәмиятен онытып бетермәдекме икән?

Суверенлыкның нәтиҗәләре һичшиксез зур булды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әнә шул фикердә:

– Татар тарихындагы иң әһәмиятле көн ул – 30 август. Ул вакыттагы әһәмияте турында сөйләп торасы да юк, 2000 нче елларга кадәр нәтиҗәләре зур булды. Ул нәтиҗәләр булмаса, бүгенге уңышлар булмас иде. Тарих кабатланучан бит. Мин Декларациягә иртәме-соңмы әйләнеп кайтырбыз дип өметләнәм.

Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары, «Печән базары», «Мин татарча сөйләшәм» чараларын башлап җибәрүчеләрнең берсе Тәбрис Яруллин бәйрәмнең рухын кечкенәдән күңеленә сеңдерүе, гаиләдәге дәвамчылык турында сөйләде:

– Кечкенәдән аны зур бәйрәм итеп кабул иттем. Без бу көнне гаилә белән Ипподромга бәйрәм чараларын карарга чыга идек, Болак буйларын җәяүләп уза идек. Шәһәрдә Татарстан байракларының күп булуы хәтердә калган. Әти-әни өчен ул зур бәйрәм иде. Өстән кушылганга, закон белән каралганга түгел, үзләре яратып, ихлас бәйрәм итәләр иде. Ул миңа да күчте, бик яратам бу бәйрәмне, якын итәм. Чын мәгънәсендә бәйрәм булып тоела миңа. Киләчәк буынга әлеге хисне тапшыруның иң кулай вариантларының берсе – гаиләдә буыннан-буынга тапшыруда күрәм. Гаилә эчендә битараф  булсак, бу датаны шәхсән үзебез белән бәйләмәсәк, аны балаларга аңлатып  булмас иде. Быел суверенлык алганга 31 ел була. Узган ел аның 30 еллыгы иде, ләкин ТАССРның 100 еллыгы да кушылып киткәнгә, бу вакыйга сизелмичәрәк калды. Шуңа күрә һәр елны әлеге тарихи вакыйга турында күбрәк сөйләнсә, ниндидер нәтиҗәләр ясалса, әйбәт булыр иде.

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов та бу көн турында күбрәк аңлатырга, күбрәк сөйләргә кирәк дигән фикердә:

– Минем өчен ул – һичшиксез Республика көне һәм дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул иткән көн. Бу – зур тарихи вакыйга. Әлеге документ республиканың бүгенге уңышлары нигезендә дә ята. Өлкән буын өчен ул – суверенитет алган көн. Әлеге датаның әһәмияте яшьләргә дә аңлашылсын өчен аны актуальләштерергә, әйтик, тарихи фотокүргәзмәләр оештырырга кирәктер.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, җитештерү-сәнәгать беренче урында булган заманда да тарих һәм гаделлек өчен көрәшне онытырга хакыбыз юк:

– Ул – безнең яңа мәдәни инкыйлабыбыз көне. Бу көнне Декларация кабул итү, яки суверенитет сүзе ул тышкы беренче билге генә. Аның эчке мәгънәсе тагын да зуррак.  Әйе, Татарстан автономиясен төзү инкыйлабы да булган.  Автономия республика кысалары гына җитмәгәнлектән, татар халкының, Татарстанның дәрәҗәсе, потенциалы, зур булганны исәпкә алып, туксанынчы елларда күбрәк хокукларга ирешелде. Башка дәрәҗәгә күтәрелеп хокукый база эшләнде, референдум да булды, шартнамә белән генә дә ун елдан артык яшәдек. Ягъни үсеш өчен, милли мәдәният, фән үсеше өчен зуррак мөмкинлекләр ачылды. Бүген Татарстан – Россиядә иң алдынгы,  иң куәтле төбәк, татарлар – иң дәрәҗәле халык. Бу кадәр танылырбыз дип ул вакытта мин дә, башкалар да уйламагандыр да. Татарстан – лидер! Бу лидерлыкның хокукый нигезе әнә шул көнне булдырылды. Ул гади ял көне түгел, ничек без бүгенге дәрәҗәгә күтәрелдек – халыкка менә шуны аңлатырга кирәк. Без постиндустриаль  куллану җәмгыятендә яшибез.  Ә бит матди ресурсларның берсе дә күктән төшмәгән. Гаделлек өчен көрәш бар, тарих бар!

Татарстанлыларның әлеге көннең мәгънәсен киметергә хакы юк! Чөнки безгә чит илләрдә яшәүче милләттәшләрнең дә карашлары төбәлгән. Төркиядә яшәүче милләттәшебез Айзирәк Гәрәева әнә шулай ди:

– Төркиядә 30 август  – Җиңү көне. Шул сәбәпле ул көнне монда да халык бәйрәм итә, ял итә. Димәк, Төркия татарлары өчен 30 август –  икеләтә бәйрәм булып чыга инде. Элек 1990  елларда 30 августта Казанда булучылар бик җылы, милли горурлык белән тулы хатирәләрен сөйлиләр… 2000 нче елларда махсус бу көннәрдә Казанга кайтучылар да булган. Хәзер инде Республика көне уңаеннан уздырылган чараларда видео-фото репортажларны күбрәк социаль челтәрләрдән күзәтәләр, котлап комментарийлар язышалар. Һичшиксез, биредә дә бәйрәм рухын булдырырга тырышабыз.

Бер тары белән ботка пешми. Бер казанда кайнамаса, миллионлаган тары белән дә ботка пешереп булмый. Бер казанда кайныйк, милли асылыбызны югалтмыйк, тарихны онытмыйк, диюем. Киләчәк үзебездән тора лабаса. Ә ул өметле. Хәер, безнең халык нинди авыр заманнарда да өметен өзмәгән ул.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү