Газетага язылу

Һәрчак янәшә: әллә печән яңгырны тартып китерәме соң?

Бу язмамның исеме «Яңгыр көткәндә» булырга тиеш иде. Әмма җәен авылда яңгыр һәм печән сүзләре янәшә йөри шул. Сәбәбе бик гади: син тамчысына кадәр сөенердәй булып көткәндә, яумаган яңгыр, сала халкы печәнгә төшүгә, авыл ягына «карый» башлый. Быел да искәрмә булмады.

Һәрчак янәшә: әллә печән яңгырны тартып китерәме соң?
Фото: Зөлфия Хәлиуллина

Бөтен тирә-якта яуган яңгырлар бер ай чамасы безне гел читләтеп үтте. Кырык градуслы эсселәр булмаса да, печән җирләре шактый ярылып өлгергән иде инде. «Бар табигать коргаксыды, бәрәңгеләргә дә яңгыр бик кирәк», – дип, кечкенә генә болыт күрсәк тә, өметләнеп көттек, тик яшенләп-дөбердәп килгән гайрәтле болытлар да вак-вак тамчылар гына тамызгалап үтте.

– Печән чабыйк әле, ява башлар. Бер елны да тынычлап, иркенләп киптерергә, җыйнап алырга ирек бирми, – диючеләр хаклы булды. Үч иткәндәй печән җирләренә генә явып киткән чаклары да күп була шул җәйге яңгырның. Бер елны зур рулоннар белән кайткан, сатып алган печән юешрәк булды, чыклы килеш җыйналганмы, ашыкканнармы, яңгырга эләккәнме... Көне буе таратып, селкеп, киптерергә туры килде. Печәнлеккә өя генә башлаган идек, юк кына болыт чыгып, нәкъ безнең өстә генә чиләкләп коеп китте. Бездән күп булса өч йөз метрлап булган авыл башында гына да ник бер тамчысы тамсын! Авылның теге очында да яумаган иде. Күршеләр дә, сезгә дигән генә болыт булды бугай, диеште ул чакта. Әйтәм бит, печән белән яңгыр сүзе гел янәшә, печән үзе болытны тартып китерә бугай инде.

Быел да ян бакчадагы кипкән печәнне җыярга дип тырма тотып чыгуга, баш өстендәге кулъяулык кадәрле аксыл болыттан нибары ун минут тирәсе яңгыр сибәләп, эшне бозды. Печәнне чылатырга шунысы да җитте. Дөрес, бераздан кояш кыздырды, җиле дә шәп иде, кичкә җыярлык булды үзе. Иң кызыгы шул: авылның теге очында тамчы да таммаган. Ә түбән очтагы печәнне җыйганда, киресенчә, ул җирләрдә чиләкләп койган булып чыкты, ә безнең тирәдә сибәләде генә.

Үткән атна уртасында, инде бөтен кеше печәннәрен чаптырып, шушы арада җыйнап алырлык була дип көткәндә, иртәгәдән яңгырлар башлана дип, коткы салдылар. Ул көнне бөтен кеше телефоннан һава торышы карады. Әмма андагы фаразларны минутлап үзгәртеп тордылар. Әле яңгыр килә дип күрсәтәләр, әле яңгырны алып ташлыйлар. Мондый чакта авыл кешесе кибәр-кипмәс печәнен җыйнап калырга ашыга. Бу юлы да шулай булды: бөтен кеше йөгереште. Ашыга-кабалана рулонлаттылар, мотоблокка таккан арбаларга төяп ташучылар да булды. Бөтен кеше печән дип мәш килгәндә, тынычлап өйдә утырып булмый бит. Әмма печән дә кибеп бетмәгән. Яңгырга чыланмасын дип алып кайтып өйгән печәнне кабат төшереп, таратып, киптереп, бер генә азапланмадык инде дип, быел сабыр итәргә булдык. Нәтиҗәдә кичкә кибеп бетәргә тиешле печәнне чиләкләп яңгыр юды. Андый чакта: «Печән бер булса да яңгырга эләгергә тиеш, алайса, каты була, болай йомшарып китә», – дип, шаяру катыш юанабыз. Икенче көнне интернет болытлы, әмма яңгырсыз һава торышы булачак, дип күрсәтсә дә, көн кояшлы, җилле булды. Печәнне икешәр кат селкеп, киптереп, алып кайтып өйдек. Без өеп бетерүгә, тагын яңгыр сибәләп китте.

Әнә шулай бер чылана, бер кибә торгач, ниһаять, беренче кат печәнен җыйнап урнаштырды, җиңел сулап куйды сала халкы. Әмма күп мал асраган кешегә әлеге печән җитәрлек түгел, болай да күп кешенең көндәлек чабып алып кайтып ашатырга мөмкинлеге юк, печәнлектән ашатасы. Шуңа да инде кыш өчен дип, сатып алырга печән белешә башлаучылар бар. Күмәк хуҗалыкта эшләүчеләр исә аннан бирелә торган процент печәнен көтә.  Терлек азыгы әзерли башладылар, димәк, озакламаслар. Болытларны күзәтеп торыйк...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре