Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, аварияләрдә 1303 кеше зыян күргән. Җәйгә кергәч, куркыныч тагын да арта. Бигрәк тә балалар дөньясын оныта. Ничек аларны сакларга?
Июнь башында «Чаллы–Сарман» юлында «Лада Гранта» белән идарә иткән 18 яшьлек йөртүче каршы як полосага чыгып, «Тойота»га бәрелә. Яшь егет һәм аның 32 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак була. Икенче машинада дүрт пассажир, шул исәптән ике бала да була. Аларның барысы да хастаханәгә эләгә. Иң кечкенәләре – 8 яшьлек кызның хәле аеруча авыр була. Кызганыч, табиблар күпме генә көрәшсә дә, баланың гомерен саклап кала алмый.
Эшмәкәр, хәйрияче Раил Биктаһиров гаиләсендә килеп чыккан тагын бер һәлакәт бөтен Татарстанны тетрәндерде. Йөк машинасы арбасыннан чыгып торган таш баганаларга самокат белән килеп бәрелгән 15 яшьлек Сәлмәннең гомере өзелде. Баланың җеназасына меңләп кеше килгән иде.
– Татарстанда җеназага шуның кадәрле кеше килгәнен күргәнем булмады. Ләкин бервакытта да мондый рекордны минем җанымның яртысы, улым Сәлмән куяр дип уйламаган идем. Ул – көрәшче, һәрвакыт җәрәхәтләре булыр иде. Бу якты дөньядан да шулай җәрәхәтләр белән китте, – дип язган Раил Биктаһиров социаль челтәрләрдә. – Үлем кинәт килә һәм аның яше юк. 15 яшьлек егет бернинди кисәтүләрсез һәм көтмәгәндә китеп барды... Соңгы елларда сынауларым күп булды, ләкин менә хәзер генә чын сынау белән очрашуымны аңладым. Бу хәлләргә алдан әзерләнеп тә, күз яшьләрен тыеп торып та булмый. Эчемдә ниләр барлыгын беркемгә дә күрсәтмәдем, ләкин әлегә анда – хәрабәләр.
Кызганыч, җәйге каникул чорында балаларга бәйле бәла-казалар һәм аянычлы аварияләр саны кискен арта. Соңгы елларда яшьләр арасында мотоцикл, питбайк һәм мопедлар аеруча популярлашты. Ләкин җил куып, тизлекне арттырасы килү теләге еш кына зур фаҗига белән тәмамланасын бик азы гына уйлый.
Арча районының Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин әйтүенчә, җәен мондый техникада элдерүче үсмерләр авылның тынычлыгын ала.
– Алар бездә бик күп, ун авылга якынча йөзләп бардыр. Урам буйлап чабыша башлаганда юлдагы кар да юньләп эреп бетмәгән иде әле. Хәзер ялларда бигрәк тә күп. Күпчелеге – шәһәрдән кайтучылар. Инде әти-әниләренә барып та әйткән булды, авыл төркемнәренә дә гел язып, кисәтеп торалар. Ягулык салу станцияләрендә эшләүчеләр дә зарлана. «Килмәсеннәр, бензин салмыйбыз», – диләр. Әти-әниләре ягулыгын алып кайтып бирмәсә, йөрмәсләр иде, – ди җирлек башлыгы.
Аның сүзләренчә, егетләр мондый төр транспортны үзләре акча эшләп алырлык яшькә җиткәч кенә алырга тиеш.
– Мин үзем дә ике малай әтисе. Дөрес, минекеләр үсте инде хәзер. Кечкенәсе техника белән хыялланды. Велосипедын да үгез үстереп алды, мотоциклын да өстәмә эшләрдән кергән акчасына алып кайтты. Үзе эшләп тапкан акча булгач, әйбернең кадере була. Артыгын кумый да, сак кына тота. Ә әти-әни алып биргәннең кадере булмый. Мәктәп укытучылары рейдларга гел чыга, тик алай гына тыеп бетерә торган түгел шул. Имгәнүләрсез дә булмый, әле кулларын, әле аякларын сындыралар. Әле күптән түгел бер бала велосипедтан егылып, ике кулын сындырган. Инде зур фаҗигаләр күрергә язмасын, дип телим, – ди Әгъзам Гайфуллин.
Казанда яшәүче Земфира һәм Ирек Салиховларның үсмер уллары да каникулны Мөслим районындагы әби-бабасында уздыра.
– Улыбыз авылга кайтып киткән иде. Беркөнне еларга җитешеп шалтырата: «Бөтен кешенең мотоциклы, питбайкы бар. Миңа да кирәк», – ди. Башкаларда булгач, кызыгуы табигый, әлбәттә. Тик без балабызга андый куркыныч «уенчык» алып бирергә куркабыз әле. Улыбызга да бу турыда җайлап кына әйттек. Тик барыбер ул дусларына утырып йөри инде, артыннан саклап йөри торган яшьне узган. Шуңа күрә әтисе белән уйлаштык та, шлем булса да алып кайттык. Безгә исә, Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен, дип кенә телисе кала, – ди Земфира Салихова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез