Киләсе җәй уңышын көздән кайгырт: алма уңышын – гәрчич, карлыганныкын бәрәңге кабыгы арттыра

Август ахыры – бакчадагы муллыкны җыю гына түгел, киләсе ел уңышын кайгырту ае да әле. Җимеш агачлары киләсе елда шәп уңыш белән куандырсын өчен бу чорда җиң сызганып эшләргә: вакытында су сибәргә, фосфорлы-калийлы ашлама белән тукландырырга, корткычлардан сакларга кирәк.

Ай урталарыннан соң төшле җимешле агачларны болайрак ашлыйлар. Чия, төче чия һәм слива агачлары өчен бер чиләк суга 2 аш кашыгы “двойной суперфосфат”,1 аш кашыгы күкертле калий салып эремә ясыйлар. Һәр агач төбенә 4әр чиләк шушы эремәне сибеп, юеш туфракка бер литрлы банка күләмендә көл сибәләр. Агач яфраклары тимгелләнеп, саргаеп коела башласа (коккомикоз авыруы) 1 процентлы бордос эремәсе сибәләр.
Алмагач һәм груша агачлары төбенә гәрчич утырту (ак гәрчич булса, тагын да әйбәтрәк) хәерле. Ай ярым-ике айдан соң гәрчич шытымнарын туфракка күмеп куярга мөмкин. Бик шәп органик ашлама бу. Моннан тыш гәрчич туфракны авырулар һәм корткычлардан чистарта.
Бакча җиләген дә әйбәтләп карарга-тәрбияләргә кирәк. Иң элек түтәлләрне чүп үләннәрдән, корыган яфракларыннан арындырып, су сибәргә, туфрагын йомшартып, ашларга (бер чиләк суга 10-15 грамм суперфосфат һәм 5-10 грамм күкертле калий исәбеннән). Яхшырак кышлау өчен, киләсе елда җиләк бөреләре күбрәк булсын өчен шулай кирәк. Мыекчаларын кисеп ташларга яки күчереп утыртырга. Утырту өчен мыекчаларның иң көчлеләрен – беренчесен һәм икенчесен генә сайлап алырга кирәк. Утыртканчы, үсенте тамырларын 1-2 сәгатькә фитоспорин эремәсендә (бер литр суга 2-3 грамм исәбеннән) тотарга. Утырткач, ике көнгә бер тапкыр иртә-кич су сибәргә. Яндырып торган кояш нурларыннан күләгә ясап сакларга. Картайган – дүрт еллык җиләк куакларын казып ташларга.
Кура үсентеләре турында да онытмаска кирәк. Аларны сирәкләгез, сынган, корткычлардан зыян килгән ботакларын кисеп ташлагыз. Яфраклары тимгелләнсә, 1 процентлы бордос эремәсе сибегез. Ә инде үрмәкүч талпанынына каршы (яфракларының өске өлеше агарып, вак кына ак таплар барлыкка килсә, аскы өлеше пәрәвез белән капланса, әлеге бөҗәк зыян китергән, дигән сүз) фуфанон-нова препаратын сибү әйбәт.
Карлыган һәм крыжовникның кирәкмәгән, карт ботакларын кисеп, сирәкләгез. Бу эшне бөтен көз дәвамында, көчле суыклар башланганчы дәвам итәргә мөмкин. Карлыган куагы өчен бәрәңге кабыгы менә дигән ашлама булып тора. Аны куак төбенә туфракка күмеп куярга кирәк. Әмма кабыкның кипкән булуы шарт. Юкса киләсе елда карлыган төбендә бәрәңгеләр үсеп чыгачак.


Фикер өстәү