Бурычка алган акчаны кайтармасалар нишләргә? (Хәзрәт җавабы)

– Бер дустым ике ел элек бурычка акча алып торган иде. Ул вакыт эчендә машинасын да алыштырды, тик миңа бурычын кайтару турында уйламый да. Сорасам, аралар бозылудан куркам. Мондый очракта нишләргә: онытыргамы, әллә сораргамы?

Д. Зәбиров. Актаныш

Әлеге мәсьәләгә башкалабыздагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ачыклык кертте.
– Бисмилләһир-рахманир-рәхим. Әлбәттә, һәр нәрсәгә кеше үз халәтеннән карарга тиеш. Әгәр дустыгыз бурычын кайтара алмый икән, андый чакта Рәсүлебез, гафу итү бик саваплы, нур өстенә нур булыр, ди. Әгәр гафу итү мөмкинлеге юк икән, исенә төшерүдән курыкмагыз. Бурычка алып аны кайтармау – бик гөнаһлы эш, андый кеше җәннәткә керә алмый. Әдәп-әхлак белән, ипләп кенә: «Дустым, хәлләрем авыррак, теге вакытта акча алган идең, кайчан бирергә җыенасың?» – дип исенә төшерергә кирәк. Мәсәлән, үзем дә бурычлы. Мин дә машинамны алыштырдым. Тик мин бурычка акча биреп торган кеше янына барып: «Абзый, әҗәтемне бераз соңрак кайтарсам, ничек булыр икән?» – дип сорадым. Азлап-азлап бирермен, дип әйттем. Мондый очракта, әлбәттә, акча биреп торучы белән сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Мөгамәләләр үзгәрер дип курыкмагыз. Бу кеше сине алдаган икән, инде мөгамәлә үзгәргән, – диде хәзрәт.

Рәшит Минһаҗ әзерләде


Фикер өстәү