Рөстәм Миңнеханов бизнес-миссия сессиясендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе стратегик бизнес-миссиясенең йомгаклау сессиясендә катнашты. Чара Татарстан Хөкүмәт Йортында узды. Анда Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан инвестицион җәлеп итүчәнлеген саклап калды. «Без 1 триллион сумлык чикне уздык», – диде ул.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, республика ВЭБ.РФ белән актив хезмәттәшлек итә.

– ВЭБ.РФ ярдәме белән моношәһәрләргә заманча сәнәгать мәйданнары барлыкка килде. «Мастер» Кама индустриаль паркының мәйданы үсте, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ВЭБ.РФ ярдәме белән, дәүләт-шәхси партнерлык кысасында, республикада өч мәктәп төзелүен дә искә алды. Әлеге уку йортлары Казанда, Чаллыда һәм Арчада урнашкан.

Стратегик инициативалар агентлыгы белән хезмәттәшлеккә килгәндә, республикада Инвестицион җәлеп итү рейтингы мәсьәләсендә зур эш башкарыла, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
–  Без гел беренче өчлектә, — диде Рәис. — Беренче урында булганыбыз да бар. 2023 ел йомгаклары буенча — икенче.

Светлана Чупшева сүзләренә караганда, ил төбәкләренә уртак сәфәрләрнең әһәмияте бик зур. «Мондый очрашулар, фикер алышулар барышында яңа стратегик идеяләр туа», — диде ул.

Сессия кысасында, шул исәптән, Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногуманов, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Түбәтәй» рестораннары челтәренә нигез салучы Солтан Сафин да чыгыш ясады.


Фикер өстәү