Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, терлекләрдән кешегә күчә торган йөздән артык авыру барлыгы билгеле. Аларның алтысы аеруча куркыныч: кош гриппы, сальмонеллез, котыру авыруы, себер түләмәсе, бруцеллез һәм туберкулез.
— Республикада биш инфекцияне профилактикалау буенча эш алып барыла, һәм һәр биш ел саен ведомствоара планнар яңартыла. Ә менә бруцеллезны профилактикалу буенча безгә шундый ук план эшләргә кирәк, — диде ул.
Аның сүзләренчә, ел саен 16 районнан лабораторияларга тикшерер өчен кошлардан 200 проба алалар.
— Ләкин узган ел Нурлат һәм Менделеевск районнарыннан — кош йортларыннан, ә Минзәлә районыннан кыргый һәм су кошларыннан пробалар алынмады. Моңа игътибар итәргә кирәк, — диде.
Марина Патяшина әлеге авырулардан вакцинация эшләргә кирәклеген искә төшерде. Аеруча кош фабрикаларында, дуңгызчылык комплексларында эшләүчеләргә һәм зоопарк хезмәткәрләренә прививка ясатырга кирәк. Мондый коллективлар 75 процентка вакцинацияләнгән булырга тиеш.