“Карга гына түгел, чүпкә дә күмелдек” – Казан халкы чүп чыгармаудан зарлана

Казанда аномаль буран инде күптән тынса да, чүп контейнерларын әле һаман бушатучы күренми. Профессор Камай урамы, 15А йортта яшәүчеләр, “Реальное время” газетасына шалтыратып, чүп-чарның узган атна азагыннан бирле чыгарылмавыннан зарланган. Биредә инде үткән атнаның җомгасыннан калдыклар чыгарылмаган икән.

“Юлда, бөтен тирә-юньдә чүп-чар аунап ята. Машиналар контейнер мәйданчыгы яныннан йөрми, чөнки тимер банкалар күп. Кешеләр дә аннан йөрмәскә тырыша – берәр нәрсәгә абынып егылуын бар”, – дип зарын түккән телефоннан шалтыраткан ханым.

Даурская урамы, 27А йортның ишегалдында да – шундый ук хәл. “Чүп контейнерлары гына түгел, бөтен тирә-юне дә чүп-чар белән тулды. Инде ишегалдын да чүп басты”, – дип сөйләп үткән бер ир-ат.
Узган атнадан бирле шәһәр башкарма комитетына чүп чыгармауга бәйле күп шикаять кергән. 17-22 гыйнварда барлыгы 70 шикаять алынган. якшәмбе – 21 гыйнварда иң күп – барлыгы 38 шикаять кабул ителгән. Шул ук вакытта 15 гыйнварда аларның саны әле 5 кенә булган.

“Буран башланганнан бирле алынган заявкаларның 40 проценты чамасы хәл ителде. Бу эшне өстенлекле тәртиптә башкарабыз һәм озакламый төгәлләячәкбез, – дип вәгъдә иткән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Аның әйтүенчә, кемнәрнеңдер машиналарын шул тирәгә куеп китүләре сәбәпле контейнер мәйданчыклары янына үтеп булмау чүпне вакытында чыгаруга комачаулаган. Карны начар җыештыру аркасында да байтак кына кыенлыклар килеп чыккан.
Моннан тыш 17-23 гыйнварда “Открытая Казань” системасына ишегалларын җыештыру буенча 2 858 заявка кергән.
Шимбә – 20 гыйнварда шикаятьләр саны 890га җиткән. Чагыштыру өчен: 15 гыйнварда аларның саны нибары 40 кына булган. Ягъни бу күрсәткеч 22 тапкыр арткан.


Фикер өстәү