Фәрит Мөхәммәтшин ветеранны котлады

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында катнашкан Хидият Әхмәдуллинга “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медален тапшырды. Хидият Әсхәдулла улы – 1943 елдан Совет армиясе сафларында Ерак Көнчыгыш фронтта сугышкан, Япониягә каршы сугышта катнашкан, озак вакытлар буе партия эшендә булып, җиденче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган шәхес.

Фәрит Мөхәммәтшин ветеранны Җиңү көне уңаеннан котлап, бүләкләр, шулай ук Татарстан Президенты котлавын тапшырды. “9 Май – дөнья тарихына мәңгегә уеп язылган изге көн, – диелә котлау открыткасында. Сез – легендар җиңүчеләр буыны, Бөек Җиңүгә бәһаләп бетергесез өлеш керткән буын. Сезгә тыныч күк йөзе өчен, түбәнчелек белән баш иябез, Сезнең батырлыкка, каһарманлык һәм ныклыкка сокланабыз”.
Старшина Хидият Әхмәдуллин сугышта орудие командиры булган, дошманга ябык ут позициясеннән атучы 9 кешелек командага җитәкчелек иткән. “Товар вагонына утырып, Ерак Көнчыгышка килеп төштек, – дип хәтер йомгагын сүтә Хидият Әсхәдулла улы. – Яңа гына сугышка алынган егетләрдән 203 нче зенит дивизионын оештырдылар. Башта – доводчик, аннан соң орудие командиры булдым. Әлбәттә инде, шартлар бик авыр иде, землянкаларда яшәдек…”
Хидият Әхмәдуллин Бөек Җиңү турында радио аша ишетә, әмма сугыш аның өчен күпкә соңрак – Япония капитуляцияләнгәннән соң гына тәмамлана.
Хидият Әсхәдулла улы 1950 елда демобилизацияләнгәннән соң КПСС Кызыл юл район комитеты, Олы Тархан, Тәтеш район комитетлары аппаратларында эшли. 1965-1970 елларда КПСС Кама Тамагы район комитеты беренче секретаре вазифасында хезмәт куя. Шуннан соң Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә күчә – районнарда авыл хуҗалыгы эшләренең ничек алып барылуын тикшерә.
Инде 95 яшенә җитеп килсә дә, аннан әле һаман күтәренкелек, оптимизм рухы бөркелеп тора. “Миндә әле һаман солдат рухы көчле”, – ди ветеран.
Хәзерге вакытта республикада ТАССР Югары Советының 9 депутаты (Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарның толлары) яши. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары аларның һәркайсының өенә барып, юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырды.


Фикер өстәү