Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге Секретаре, Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә аша республикада яшәүче сугыш ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү белән котлады.

“Изге традиция буенча хөрмәтле ветераннарыбызны Бөек Җиңү көне белән котлыйм! – диде Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче Әминә Әхмәдиеваны һәм Әлмәттән Людмила Березованы котлап. – Сугыш елларында, сугыштан соңгы чорда республикабызны һәм бөтен илне үстерүгә керткән өлешегез бәһаләп бетергесез зур. Без беркайчан да сезнең батырлыкларны онытмыйбыз”.

Әминә Әхмәдиева сугыш башлангач Курс дугасына зенитчылар взводына эләгә. Ике тапкыр яралаганнан соң 1944 елда өенә әйләнеп кайта. Озак вакытлар буе, пенсиягә чыкканчы, Юдино тегү фабрикасында тегүче булып эшли. Ветеран икешәр тапкыр инфаркт һәм инсульт кичерсә дә, әле һаман көр күңелле, күтәренке рухлы. Ире белән биш бала тәрбияләп үстергән. 16 оныгы һәм 33 онык баласы бар. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт” өчен медальләре белән бүләкләнгән.

Людимила Березова исә 1941 елның 22 августында Ерак Көнчыгышка чик буена фронтка җибәрелә. Березовлар гаиләсе 1958 елда Әлмәткә күченә. Людмила Даниловнаның ике баласы, 3 оныгы, 5 онык баласы бар. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен”, Жуков медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Фронтта сугышкан, тылда батырларча хезмәт куйган якташларыбыз Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның һәм булмаганның барысын да эшләгән, диде ул һәм ветераннарны тагын бер кат Җиңү көне белән котлады.

“Бердәм Россия” Җиңү көнендә дә ветераннарны котлауны (шул исәптән онлайн-форматта) дәвам итәчәк.


Фикер өстәү