“Казан” атом су асты көймәсе Россия Хәрби-диңгез флоты составына кертелгән. Флотка кабул итү тантанасы Северодвинск шәһәренең “Севмаш” предприятиесендә Россия флоты Башкомандующие адмирал Николай Евменов җитәкчелегендә узган. “Су асты көймәсенә Андрей хәрби-диңгез флагын “Казан” атом су асты көймәсе командиры 1 нче ранг капитаны Александр Бекетов күтәрде. Шушы мизгелләрдән башлап, “Казан” су асты ракета крейсеры рәсми төстә Хәрби-диңгез флоты составына керде”, – диелә Оборона министрлыгы хәбәрендә.
Тантанада Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин катнашкан. Адмирал Николай Евменов әйтүенчә, “Казан” бик көчле радиоэлектрон корал белән тәэмин ителгән. Ул дөнья океанының барлык төбәкләрендә су асты көймәсенә йөкләнгән бурычларны үтәү мөмкинлеге бирә.