«Укырга да кердем мин, тик диплом алам дигәндә сукырайдым»

Балтач районының Арбор авылында гомер итүче Ранил Гыйльванов хакында моңарчы да язганыбыз булды. Андый кешеләр турында күпме язсаң да аз кебек.  Аңа карап сокланырга, үзеңә көч алырга була. Бер-бер артлы кичергән инсульт нәтиҗәсендә сукырайган егет бер дә зарланмый. Башкаларга үрнәк булып яши. Эше дә, гаиләсе дә бар. Ә бит кулына диплом алам дигәндә тормышы икегә бүленә Ранилнең.

– Без тормышны аңлап бетермибез. Сукранабыз. Мин үзем дә, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керә алмагач, бик борчылган идем. Ә бу борчылырлык әйбер булмаган икән. Укырга да кердем мин, тик диплом алам дигәндә сукырайдым, – дип искә ала Ранил. – Кинәт кенә күзләрем күрми башлагач, нишләргә дә белмәдем. Кычкырып елаган чаклар да булды. Якты дөньяны күрә алмаячагымны кабул итү авыр булды. Ә бит күңелдә әллә нинди матур уйлар иде. Кулыма дипломымны алып, эшкә урнашырга хыялландым. Тик инсульт булгач, миңа укыганымның кирәге калмады.  Төшенкелеккә бирелдем.  Ярый әле янымда якыннарым булды.

Әти-әнисе, туганнары, якыннары ярдәме белән ул күп дәвалана. Нәтиҗәсе дә була: кеше ярдәменнән башка йөри ала башлый. Тырыша-тырмаша, икенче югары белем ала. Казанда айлар буе яшәп, сукырлар җәмгыяте каршындагы китапханәдә укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәнә. 2015 елда өйләнеп тә куя. Туйны да Ранилнең туган көнендә уздыралар. Кичергән сынаулары өчен язмыш аңа зур бүләк ясый, бер дигән хатын насыйп итә. Гүзәлия Ранилгә ныклы тормыш итәргә дип ышанып кияүгә чыга. Аны кызганып тормый, сау-сәламәт ир-ат итеп кабул итә. Тормыш йөген алар хәзер бергә тарталар.

– Беркайчан мин авыру дип өйдә ятарга кирәкми икән. Ничек тә үзеңне җиңеп, дөньяга чыгарга кирәк. Әгәр алдыңа максат куясың икән, аңа ирешеп була. Менә мин дә икенче югары белемне күзләрем күрмәгән килеш алдым. ТИСБИда укып, юрист булдым. Башкаларга ярдәм итә алганыма да сөенәм. Халык миңа рәхмәт укый. Әнә шул сүзләр яшәтә дә инде, – ди Ранил.

Әле бу көннәрдә ул Казанның «Ярдәм» мәчетендә икән. Хатыны да Казанга китәсен белгәч, бик сөенеп, син булдырасың дип үсендереп җибәргән.

– Мәчеткә килеп эләккәнемә бик сөендем. Монда кемнәр генә юк. Россиянең төрле төбәкләреннән килгәннәр. Күбесенең күзе бөтенләй күрми, начар күрүчеләр дә, ишетмәүчеләр дә бар. Әмма барысы да дини белем  алырга тырыша. Инсульт кичергәч, минем кулларым тоймый. Мин брайль системасы буенча укый алмыйм. Шуңа да сүрәләрне ятлыйм. Аннары инде имтихан кебек аларны сөйләп күрсәтәм. Арабызда күрмәүче һәм ишетмәүче кешеләр дә бар. Остазлар аларга да өйрәтү юлын таба. Сабырлык белән догалар ятлаталар. Безнең белән тиз оныта торган егет тә яши. Әмма ул да тырыша. Ничек тә дини белем алырга омтыла. Белем бирүче остазларга чиксез рәхмәтлемен, – дип сөйли Ранил. – Безнең кебек авырулар өчен үзенә карата җылы мөнәсәбәт тою рәхәт. Чирләр онытыла, кимчелекләр юкка чыга. Тагын да канатланып яши башлыйсың. Күңел күзе мәрхәмәтле кешеләрне тиз күрә. Ә безгә күп  кирәкми, шул җитә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү