Өстенә «Аллаһ» дип язылган тортны ашарга ярыймы?

Сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:

– Әлбәттә, Коръән сүрәләре, Аллаһы Тәгаләнең исемнәре, догаларга без хөрмәт белән карарга тиеш. Коръән китабын кулыбызга алганда без госел-тәһарәтле булырга тиешбез. Раббыбыз сүзен мөсхәфтән укыганда да тәһарәтле булу кирәк. Госелсез килеш эчтән уку да дөрес түгел. Әгәр торт өстенә Аллаһы Тәгаләнең исеме языла икән, аны язучы кешедән әдәп-әхлаклы булуы, аның госел-тәһарәтле килеш эшләве сорала. Аны ашаучылар да шул ук таләпләргә җавап бирергә тиеш. Раббыбыз исеменә, сүрә-аятьләргә, догаларга зур хөрмәт белән карарга кирәк. Аллаһы Тәгалә исеме, йә дога сүзләре торт өстенә язылган икән, ул язуны теләсә-ничек кискәләмичә, җайлап кына алып, «Бисмиллә» әйтеп ашау, Иншәллаһ, дөрес булыр. Пычрак килеш, хәрәм ризыклар белән бергә кушып ашаудан исә сакланыйк.

«Мөселманнар» газетасыннан


Фикер өстәү