Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узачак

27-28 ноябрьдә башкалада XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын үткәреләчәк. Анда илнең 40тан артык төбәгеннән, чит илләрдән 350дән артык татар эшмәкәрләре катнашуы көтелә. Форум читтә яшәүче татар иганәчеләрен берләштерү чарасы да булып тора.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белдергәнчә, форумда чит илдән килгән эшмәкәрләрне республиканың сәнәгать, икътисады белән таныштырачаклар. Алар авыл хуҗалыгы, IT-технологияләр, химия сәнәгате предприятиеләренә барачак. Делегатлар авыл хуҗалыгы, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш тармаклары турында фикер алышачак. Бигрәк тә сәнәгать туризмы өлкәсенә игътибар итмәкчеләр.
–Еш кына туризм мәсьәләсен ял итү, аерым бер гаиләләр, халкыбызның катламнарын Казанга килүе белән генә бәйлиләр. Әмма бу алай түгел. Барлык катламның бу өлкәдә дә үз өлеше бар икәнлеген дә күрсәтәсебез килә. Шулай ук хезмәт күрсәтү, күчемсез милек буенча да фикер алышу булачак. Һәр эшмәкәр белән бәйләнештә тору өчен “элемтәләр биржасы” булдырачакбыз, – диде Данис Шакиров.
Шунысын да әйтергә кирәк: делегатлар эшмәкәр булган өчен генә чакырылмый. Бизнес вәкилләре һәр кайсы милли мәдәни тормышны үстерүгә өлеш кертә. Чарага махсус операциядә булышучы эшмәкәрләр дә киләчәк. Анда Курган авылындагы Йолдыз авылны торгызу мәсьәләсе дә күтәреләчәк.
Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү