Мәктәптә үсмерләр өч укучыга һөҗүм иткән

Чиләбе шәһәренең 6нчы мәктәбендә 6 үсмер, чүкеч белән коралланып, мәктәпкә бәреп кергән һәм өч кешегә һөҗүм иткән. Бу хакта Baza телеграм-каналы хәбәр итә.

Телеграм-канал мәгълүматларына караганда, бу хәл үсмерләрнең ике төркеме арасындагы милләтара низаг сәбәпле килеп чыккан. Тугызынчы сыйныф укучылары урамда сугыша башлаган һәм үзара тукмашуны мәктәптә дәвам иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һөҗүм итүчеләре дә, зыян күрүчеләре дә бу мәктәптә укымый. Башлангыч сыйныф балалары, үсмерләрнең тукмашканын күреп, бик нык курыккан һәм, “мәктәптә балаклава кигән кешеләр йөри”, дип әти-әниләренә шалтырата башлаган. Хәзер анда полиция һәм табиблар эшли.

Сүз уңаеннан, кичә Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә лицейда укучы кызның сыйныфташына пычак белән һөҗүм иткәнлеге мәгълүм булды. Зыян күргән кызга 20дән артыграк җәрәхәт ясалган. Хәзерге вакытта табиблар аның гомерен саклап калу өчен тырыша.


Фикер өстәү