Новосибирскида15 яшьлек үсмер сыйныфташына пневматик пистолеттан аткан

Аның әйтүенчә, бу хәл очраклы килеп чыккан.

Новосибирск мәктәбендә өлкән сыйныф укучысы үзенең сыйныфташына пневматик пистолеттан аткан.
15 яшьлек үсмер коралны бабасыннан алган. Оныгына ул ничек атарга икәнен аңлаткан. Малай сыйныфташлары янында мактану өчен мәктәпкә пистолет күтәреп килгән. Тик 14 яшьлек сыйныфташына ялгыш атып, тегенең иңбашын җәрәхәтләгән. Полиция хезмәткәрләре үсмерне пистолетыннан мәхрүм калдырган. Аңа суд-медицина экспертизасы узарга туры киләчәк.

Аткан малайның әнисе карата, баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен, административ беркетмә тутырылган.


Фикер өстәү