Гает көнне Казанда “Рамазан Фест” фестивале узачак

Быел ул башкаланың Иске Татар бистәсендә үтәчәк.
21 апрель көнне барча мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Гает уңаеннан Казанда елдагыча “Рамазан Фест” фестивале узачак. Быел ул башкаланың Иске Татар бистәсендә үткәреләчәк. Чараны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештыра.

Кабан арты мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин сүзләренә караганда, әлеге фестиваль бишенче тапкыр уздырыла.

– Бу чара безнең өчен генә түгел, бөтен шәһәр халкы өчен зур бәйрәм булсын дип тырышабыз. Юкса, без – мөселманнар турында алар үз дөньясында яши, бәйрәмнәрен дә үзара гына үткәрә дигән ялгыш фикер яши. Яңача, яшьләрчә яңгырасын өчен фестивальнең исемен дә “Рамазан Фест” дип атадык. Без бу чарага барлык милләт вәкилләрен дә көтеп калабыз. Быелгы фестивальне тарих белән бәйлисебез килә, – дип сөйләде ул журналистларга.

Фестивальдәге барлык мәйданчыклар көндезге сәгать өчтән кичке сәгать сигезгә кадәр эшлиячәк. Төп чаралар Каюм Насыйри урамында узачак. Биредә балалар өчен дә бик күп күңел ачу чаралары каралган. Кабан арты мәчете имам-хатыйбы урынбасары Айгөл Махиянова сүзләренә караганда, фестивальгә ике яктан – Татарстан урамы белән Кабан күле ягыннан кереп булачак. Кунакларны милли кием кигән аниматорлар каршы алачак.

– Керә-керешкә кунакларга “Рамазан Фест” символикасы төшерелгән түбәтәйләр таратачакбыз. Фестивальгә килүчеләр игътибарына татар халкының иҗат җимешләреннән торган милли күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Коймак пешерү, чигү, матур итеп язу буенча мастер-класслар да узачак, – ди Айгөл Махиянова. – Быел беренче тапкыр төрле кафе-рестораннарда эшләүче пешекчеләр дә сәхнә тотачак. Аларны үзара ярыштырырга җыенабыз. Алар тәме буенча бер-берсенә бөтенләй туры килмәгән продуктлардан искиткеч тәмле ризык әзерләргә тиеш булачак. Аларның хезмәтенә килгән кунаклар бәя бирәчәк. Сәхнәдә бәлеш пешерү бәйгесе дә узачак. Чара лазерлы шоу белән тәмамланачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү