72 яшьлек бабай мошенниклар кушуы буенча банкта атыш оештырган

Мошенниклар аңа «махсус операциядә» катнашачагын әйткәннәр.

Мәскәүдән пенсионер Сбербанк бүлекчәсе офисына килеп пистолеттан ата башлаган. Мошенниклар аңа «махсус операциядә» катнашуын әйткәннәр, дип хәбәр итә Baza телеграм каналы.

72 яшьлек ир банк бүлекчәсенә телефоннан сөйләшеп килеп керә.Ул банк хезмәткәре кабул итә торган тәрәзә янына килеп утыра, әмма кыз тәнәфес вакыты булу сәбәпле, читкә китүен сорый. Пенсионер баш тарта. Ул үзенең махсус бурычы барлыгын һәм хәзерге вакытта «полиция капитаны» белән сөйләшүен әйтә. Ул тиздән пенсионерның шәхси мәгълүматларын таратучы аферистларны фаш итү максатыннан килергә тиешлеге хакында кисәтә.

Трубкада банк хезмәткәренең тавышын ишеткәч, «капитан» бабайга атарга боера. Ул әлеге банк хезмәткәре мошенникларга шәхси мәгълүматларын тарата дип белдерә. Ир аңа кешеләргә түгел, ә өскә атарга куша. Шуннан соң бабай пистолет алып, түшәмгә аткан. Бәхеткә, пенсионерның коралын тиз генә кулыннан алырга мөмкинлек булган.

Берничә минуттан банкка чын полиция хезмәткәрләре килеп бабайны тоткарлый. Мошенниклар пенсионерны банкка пистолет белән килеп, шәхси мәгълүматларны тараткан җинаятьчеләрне тотарга ярдәм итәргә күндергәннәр.


Фикер өстәү