Сбербанк карталарының гамәлдә булу вакыты озайтыла

Сбербанк апрель аенда вакыты чыга торган дебет һәм кредит карталарының гамәлдә булу вакытын озайтачак, дип хәбәр итә кредит оешмасы.

«Гамәлдә булу вакыты 2022 елның мартында чыга торган барлык Сбербанк карталары алдан эшләнелде, кулланучыга тапшыру өчен банк офисларына җибәрелгән. Апрель аенда һәм аннан соңгы айларда срогы чыга торган карталарның гамәлдә булу вакытын озайтырга планлаштырабыз. Мондый гамәл карталарны киредән ясатып тормау һәм гадәттәгечә кулланып булсын өчен эшләнелә», –  дигән Сбербанкның «Кошелек клиента» дивизионы директоры Игорь Ковалев. Бу турыда РИА Новости яза.

Якын арада Сбербанкның барлык клиентлары да гамәлдә булу вакыты чыккач карталарның эш тәртибе турында тулы мәгълүмат алачак, диләр банкта.

Сбербанкның Visa һәм Mastercard карталары Россия территориясендә эшләвен дәвам итә, дип искәртәләр банкта. Аларны сатып-алулар, түләүләр һәм башка счетларга күчерү, банкоматлардан акча алу өчен кулланырга була.


Фикер өстәү