Сбербанк: Түләү сервислары гадәти режимда эшли

Сбербанк 27 февральгә клиентлар тарафыннан товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләнгәндә өзеклекләр булмавын хәбәр итте.

«Банк һәм партнерларның түләү сервислары гадәти режимда эшли», диелә банк хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости яза.

Көнбатыш илләре Россия банкларын SWIFT системасыннан чыгарырга килеште. Бу карарны Бөек Британия, Германия, Италия, Канада, АКШ, Франция, шулай ук Еврокомиссия кабул итте.

Халыкара бергәлек санкцияләре кертелгән Россия банклары һәм, кирәк булса, Россиянең башка банклары да SWIFT системасыннан чыгарылачак дип хәбәр итте якшәмбе көнне Германия федератив республикасы Хөкүмәтенең рәсми вәкиле Штеффен Хебештрайт. Сбербанкка карата АКШ санкцияләре кулланыла.

Сбербанк клиентлары операцияләрне Apple Pay, Google Pay, Samsung Pay аша тоткарлыксыз башкара ала. Шулай ук банк SberPay, шул исәптән NFC, «Плати QR» һәм «Караш белән түләү» сервисларында өзеклекләр күрми, дип өстәделәр банкта.

«Сбербанк түләү сервислары белән актив эшли, үзенекен үстерә, партнерлар белән үзара хезмәттәшлекне камилләштерә. Аларның өзеклексез эшләвен һәм клиентларның иминлеген тәэмин итә», — дип белдерә кредит оешмасы.


Фикер өстәү