Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгару тәкъдиме белән чыктылар

Казан шәһәре Думасы депутаты Михаил Кузнецов Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгару тәкъдиме белән чыкты. Әлеге тәкъдим белән ул Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшинага мөрәҗәгать итте.

Кузнецов фикеренчә, битлекләрне гамәлдән чыгару бизнеска ярдәм итәчәк, чөнки ул болай да җитди кыенлыклар кичерә. Депутат сүзләренә караганда, әлеге карар бизнесны кирәкмәгән штрафлардан саклап калачак, бу хәзерге икътисади вәзгыятьтә зур әһәмияткә ия. Шулай ук җәмәгать урыннарына килүчеләр саны да артачак.

Моннан тыш, депутат тән температурасын үлчәүдән туктату, шулай ук җәмәгать туклануы биналарына 23.00 сәгатьтән соң эшләргә рөхсәт итү тәкъдиме белән дә чыкты.


Фикер өстәү