Татарстанда кер юу порошогы белән бәдрәф кәгазенә бәяләр кискен арткан

Соңгы ике атнада азык-төлек булмаган товарларга да бәяләр кискен арткан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бигрәк тә кер юу порошогына, бәдрәф кәгазенә һәм подгузникларга бәяләр күтәрелгән. Ә менә шырпы, антисептик, бала ашата торган шешә хаклары, киресенчә, төшкән.


Фикер өстәү