«ВКонтакте» социаль челтәре Россиядә көнлек аудитория буенча яңа рекорд куйды. Шушы көннәрдә әлеге социаль челтәрне кулланучылар 4 миллионга арткан. Хәзер көн саен челтәргә 50 миллионнан артык кеше керә, дип хәбәр итә «ВКонтакте» матбугат хезмәте .
Социаль челтәрдә дусларга өстәлүчеләр саны 250 процентка ишәйгән! Кулланучылар дусларга өстәүне дистәләгән миллион тапкыр ешрак эшли башлаган.
Соңгы айда видео карау саны — 15,5 процентка, тәүлегенә лентаны карау саны — 25 процентка,
пост астында калдыра торган комментарийлар саны 24 процентка арткан.
Февраль һәм март айларында «ВКонтакте» мәкалә авторларының активлыгы һәм публикацияләр саны буенча социаль медиалар арасында беренче урынны яулаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat