Татарстанда җепшек кар, бозлавык һәм көчле җил көтелә

Татарстанга буран якынлаша. Көчле җил булачак. Төнлә – урыны белән бозлавык.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә – 24 октябрьдә республикада һәм Казанда томан көтелә. Яңгыр һәм юеш кар булачак. Җил урыны белән секундына 18 метрга җитәчәк. Төнлә – кайбер районнарда бозлавык.
Синоптиклар кисәткәнчә, көндез буран, җепшек кар, юлларда урыны белән бозлавык хасил булачак.
Төнлә салкын: нульдән -4 градуска кадәр. Көндез +1…+6 градус.

Сүз уңаеннан, бүген Казанда яшәүчеләр беренче карны күрде.


Фикер өстәү