Татарстанда өйләнешүчеләр саны кимегән

2022 елның сигез аенда Татарстанда барлыгы 16301 никах теркәлгән. «Росстат» статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, бу сан, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, нибары 1 процентка кимрәк.

Бу елның гыйнвар – август айлары аралыгындагы нәтиҗәләргә караганда, Татарстан гаилә төзүчеләр саны буенча Идел буе төбәкләре арасында – беренче урында. Башкортстан – икенче. Күрше республикада 15309 никах теркәлгән. Өченче урында – Түбән Новгород өлкәсе (13060). Мари Илендә исә нибары 1928 пар никахын рәсмиләштергән. Бу – Идел буе төбәкләре арасында иң түбән күрсәткеч.


Фикер өстәү