Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе хакиме Зоийр Мирзаев белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Ташкентка килде, анда ул Ташкент өлкәсе хакиме Зоийр Мирзаев белән очрашты.

ТР Президенты хакимгщ «Чирчик» химия-индустриаль технопаркын үстерү мәсьәләсендә актив позициясе өчен рәхмәт белдерде. Бу – Татарстан «Химград» АҖнең һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты.

«Бүген аның территориясендә 6 резидент-компания эшли. Тагын 6 яңа җитештерү компаниясен урнаштыру буенча эш алып барыла. Ышанам, сезнең ярдәмегез белән технопарк алга таба да уңышлы үсәчәк», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Ташкент өлкәсендә бу көннәрдә Татарстанның зур делегациясе эшләп килә, бу министрлыклар һәм ведомстволар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшлекле даирәләр вәкилләре.

«Сезнең идарә итү тәҗрибәгез безнең өчен бик мөһим. Безнең ил Президенты беренче чираттагы бурычларның берсен итеп Россия төбәкләре белән мөнәсәбәтләрне үстерүне куйды. Татарстан безнең өчен якын», — диде Ташкент өлкәсе хакиме, Рөстәм Миңнехановны сәламләп.

Очрашу барышында «Чирчик» технопаркының үсеш темплары турында фикер алыштылар. Республика Президенты аның эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Моннан тыш, тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Ташкент ягы төзелештә проектлау, җәмәгать киңлекләрен үстерүдә проектлау мәсьәләләрен, шулай ук глемпингларны гамәлгә кертү практикасын өйрәнү белән кызыксына.

«Без белгечләребезнең төрле тармакларга килүен оештырачакбыз. Сезне һәм безнең бизнесменнарны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча аерым эшләячәкбез», — дип йомгаклады ТР Президенты.


Фикер өстәү