35 яшькә кадәргеләргә бушлай психологик ярдәм күрсәтәләр

Татарстанда психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арткан.

Узган ел мондый мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 32 меңләп булса, 2022 елның тугыз аенда инде 30 меңләп кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Дөнья күләмендә уздырыла торган психологик ярдәм күрсәтү көнендә Татарстанда яшьләр өчен бердәм ышаныч телефоны барлыкка килде. Психологик ярдәм кирәк булган чакта, 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге татарстанлылар хәзер 8-800-555-22-20 телефонына шалтырата ала. Аларга профессиональ психологлар ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү