Татарстанда балалар өчен ышаныч телефоны эшли: ярты елда 20 меңнән артык шалтырату булган

2010 елдан бирле Татарстанда балалар өчен ышаныч телефоны (8-800-2000-122) эшләп килә. Шушы вакыт эчендә аңа 360 меңнән артыграк кеше шалтыраткан.

Быел беренче яртыеллыкта 20,5 мең чамасы кеше телефон аша зарын белдергән. Ә узган елда шушы чорда шалтыратучылар кимрәк (17 234 кеше) булган.

Телефон аша балалар һәм ата-аналар, үсмерләрнең яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр күбрәк алына. Моннан тыш балага карата рәхимсез караш, укудагы проблемалар, аны кыерсыту, интернет-хәтәрләргә бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә байтак. Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтүенчә, ышаныч телефонына ихтыяҗ бар, шалтыратулар саны елдан-ел арта. Үсмер өчен тәҗрибәле белгечтән киңәш алу урыны бу. Аны тыңлыйлар, хуплыйлар. Бу номерга балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да шалтырата.

Ышаныч телефоны тәүлек әйләнәсе эшли. Аңа кесә телефоныннан, шулай ук гадәти телефоннан шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү