Австралиядә яшәүче Финзия Газизова: “Пальма астында тал-тирәк сагындыра”

Туган җиреңнең кадерен белер өчен читкә китеп кара. Балтач районының Смәел авылында туып-үскән, күп еллар телевидениедә журналист булып эшләгән Финзия Газизова әнә шулай ди. Аның Австралиядәге Аделаида каласына күчеп киткәненә дә 4 ел икән инде. Финзия белән көнгерәләр илендәге тормыш, сагыну, тел һәм милләт кадере турында сөйләштек.

Заказга – өчпочмак

Татар интернетын якыннан күзәтеп баручылар өчен Финзия Газизова ят кеше түгел. Заманында журналист булып эшләгән ханым, меңнәрчә чакрым Җир шарының аскы ягында яшәсә дә, социаль челтәрләр ярдәмендә меңнәрчә чакрымны бар дип тә белми. Булачак ире белән Казанда танышып, аның белән Австралиягә күченеп китте ул. Яшерми: беренче елларда көнгерәләр илендә бик кыен була. Татарстанда бер урында тик утыра алмаган, гел кеше арасында йөргән журналист өчен чит җиргә барып эләгү читлеккә эләккән кошны хәтерләтә. Сагынудан күз яшьләре дә аз түгелми. Сабырлыкны гаиләсендә таба.

– Ирем Рифкат Австралиядә 20 елдан артык яши инде. Аның тамырлары Кукмара һәм Балтач якларына барып тоташа. Безне Казанда уртак дуслар таныштырган иде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә мине ишетте. Ирем нәкъ күңелем теләгән кеше булып чыкты. Тормыш юлында кыенлыкларны аз күрмәдем. Рифкатем миңа язмышым бүләге булгандыр инде ул, – ди Финзия.

Ире турында озак сөйли ул. Диндә булуы, биш вакыт намаз укуы да аларны бербөтен итә. Улы Азатны тапканда хәле бик авыр булып, исән калсам, яулык ябар идем дип, нәзер әйтә ул. Яулык аны тагын да матурайтып кына җибәргән. Университетта бергә укыган Финзия түгел инде ул хәзер! Чит ил дә үзгәрткән аны. Тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы тәңгәл килеп тора.

– Тормышыма шөкер итәрлек. Ирем белән ике бала үстерәбез. Эмилиясе мөселман мәктәбендә укый. Азат бакчага йөри. Әмма атнасына өч кенә көн. Калган көннәрне ул минем белән. Атнага биш тапкыр инглиз телен өйрәнәм. Хөкүмәт читтән килүчеләрне бушлай укыта. Бу вакытта улыбызны тәрбиячегә калдырып торабыз. Анысы өчен дә акча алмыйлар. Казанда укыганда ук махсус курслар үтәсе калган икән, дим. Инглиз теле кая барсаң да кирәк. Баштарак тел белмәгәч, бик нык кыйналдым. Урамда күршеләр очрамасын дип, тиз генә өйгә кереп китә идем. Хәзер инде алар белән рәхәтләнеп сөйләшәм. Табибка барып хәлемне аңлатырлыгым бар. Хәзер тел белгәч, миңа бик рәхәт. Кешеләрнең җылы мөнәсәбәтен тоеп яшим, – ди Финзия. – Ирем исә, киресенчә, рус телен онытып бара. Ул инглиз телендә камил сөйләшә. Татарчасы да яхшы. Читтә яшәүче кешеләр телне кадерли икән ул. Иремнән чыгып әйтәм, ул борынгы сүзләр куллана. Андагы милләттәшләребез шулай сөйләшә, телне нык саклап калган. Ирем әллә кайчангы татар көйләрен тыңлый. Бик милләт җанлы кеше. Үзем дә читтә яши-яши татар телемнең иң якын, кадерле, газиз икәнен аңладым. Белсәгез иде безнең телнең матурлыгын! Элек, Казанда торганда, мин милли бизәкләргә игътибар да итми идем. Хәзер алардан да матур, кадерле әйбер юк. Ә иң кадерле әйбер минем өчен ул – китаплар. Татар китаплары. Австралиягә Казаннан килеп төшкән посылкага ничек сөенгәнне белсәгез! Ул татар китапларын алтынга тиң күрәбез. Әле менә үзем дә китап алып китәр өчен махсус бер чемодан алып кайттым.

Австралия – мигрантлар иле. Бирегә дөньяның төрле илләреннән төрле милләт кешеләре агыла. Финзия сөйләгәнчә, дәүләт аларны берләштереп, уртак җәмгыять төзергә тырыша. Әйтик, елына бер мәртәбә «гармония көне» уздыралар. Бер атна дәвам итә бу бәйрәм. Һәр кеше башкаларны үз милләте белән таныштыра. Атна буе эшкә, укуга милли киемнәрдән йөриләр. Күп булмаса да, әнә шул милләтләр казанында татарлар да бар.

– 500-600 татар бар дип сөйлиләр иде, хәзер меңләп бардыр. Барысын да санап бетереп булмый, милләттәшләребез белән аралашмаганнары да бардыр. Әлбәттә, танылган Вәлиевлар, Садриевлар нәселләр бар. Аларны һәркем белә, – дип сөйли Финзия. –  Очрашырга, күрешергә, аралашырга тырышабыз. Бигрәк тә бәйрәм вакытларында. Корбан һәм Ураза гаетендә гаиләләр бер-берсенә кунакка йөри. Бу гадәт татар һәм уйгырларда сакланып калган һәм «гаетләп йөрү» дип атала.

«Язылучыларым белән рәхәт»

Читкә киткәч, Финзия социаль челтәрләрдә язылучыларына андагы тормышын күрсәтә башлады. «Авылда яшәп ятып, без моның кадәр матурлыкны каян күрер идек?! Синең белән бергә йөргән кебек», – ди интернеттагы дуслары. Финзиягә шул кирәк тә! Ул ике арада элемтәне сакларга тырышып, язылучылары өчен төрле бәйгеләр оештыра. Татарча матур фикерләр калдыручылар өчен дә уеннар үткәрә. Бервакыт аңа бер ханым русча яза. Янәсе, татар телем яхшы түгел, русча гына фикер калдырыйм, ди. Ничек булдыра аласыз, шулай итеп татарча языгыз, дип үз сүзендә тора Финзия. Шулай итеп, Австралиядән туган телне искә төшерә.

– Мин язылучыларыма матур урыннарны күрсәтергә тырышам. Көнгерәләрне бик яраталар. Биредә аларның 69 төре бар, диләр. Ярты килолыдан башлап 90 килога кадәр җиткәннәре дә очрый икән. Беренче тапкыр аны инҗир җыярга баргач күрдем, – ди Финзия.

Кешеләрнең яхшы мөнәсәбәтен күреп шаккатам, ди ул. Австралиядә бер-береңә хөрмәт зур булганга игътибар иткән. Кешеләрне бай – хәерчегә, түрә – хезмәтчегә бүлмәүләре турында сөйли. Бу урында Финзия бер очракны искә төшереп үтте. Казанга кайтыр алдыннан документ эшләре белән йөрергә туры килгән аларга. Нотариус кирәк, ә эш сәгате инде тәмамланган. Ишектә күрсәтелгән телефон номерын җыйгач, трубканың теге ягындагы ханым аларны өенә чакыра. Баралар, керәләр, тиешле документка кул куела. Чыкканда, бу ханым аларга үзенең визиткасын суза. Укып карасалар, шәһәр мэры өендә йөриләр икән! Финзиябез шакката.

– Кеше мөнәсәбәтләре әле дә гаҗәпләндерә. Шәһәрләрдә хәйрия кибетләре эшли. Ипи пешерүчеләр һәрвакыт анда бушлай икмәк алып килеп тапшыра. Берәү дә аны талашып, сугышып алып бетерми. Киресенчә, үзенә кирәк кадәр ала да китеп бара. Бетүгә тагын алып киләләр. Йортында булган кирәкмәгән җиһазны да урамга чыгарып куялар. Кирәк кеше рәхмәтен әйтеп алып китә, – дип сөйли Финзия. – Монда 90 яшьлек әбиләр дә машина йөртә. Машина йөртү таныклыгы булса да, башта курыктым. 90 яшьлек әбиләр машина йөрткәнне, син йөртмәссеңме, Финзия, дим. Үземне-үзем җиңдем. Утырдым да киттем. Машинада йөрү – эсседән котылу чарасы ул.

Сагыну

Татарстан белән Австралия арасындагы вакыт аермасы 7 сәгатьне тәшкил итә. Без йоклаганда, аларда инде таң ата. Ул вакытта инде Финзия торт пешереп өлгергән була. Сагынганда күңелен юату өчен башлаган шөгыле хәзер аңа табыш китерә башлаган.

– Беренчесен иремнең туган көненә пешергән идем. Ошаттылар. Аннары махсус укып чыктым. Бу эш өчен рөхсәт тә кирәк әле. Башкаларга тәкъдим иткәч заказлар да килә башлады. Күңел күтәрелеп китте. Үземә ошаган шөгыль таптым. Елап утырырга вакыт юк азрак кала башлады, – ди Финзия. – Кем әйтмешли, кәҗәсе түгел, мәзәге мөһим. Бу да иҗат эше. Тортлар  кибеттә дә сатыла. Әмма монда халык кулдан ясалган әйберне якын күрә. Иремнең дуслары еш кына безгә килә. Мин аларны татар халык ризыклары белән сыйладым. Әле күптән түгел генә өчпочмаклар пешергән идем. Берничә көннән соң шул дуслары, ирем аша заказ биреп, тагын өчпочмак пешертеп алды. Мондагы халыкның безнең бар ризыкка исе китә.

Матур булса да торган ил…

Бу ил хакында шулкадәр яратып сөйләсә дә, Финзиянең бар теләге – олыгайган көнендә туган якка кайту. Балалар үстерү, тормыш итәр өчен читтә яхшы булса да, олыгайган көнендә ул үзен Татарстанда күрергә тели. Иренә дә бу хакта әйтеп куйган икән инде. Киләчәктә #Австралиядә татар кызы дигән китап та чыгарасым килә, ди ул.

– Татарстанны сагынганда, минем бик тә хәлвә ашыйсым килде. Мин аны бик озак эзләдем. Австралиядә күп ул. Әмма миңа үзебезнеке, көнбагыш орлыклары салынганы кирәк иде. Сагынуны шул басты. Мин аны бик кыйммәткә – ярты килосын 1 мең сумга сатып алдым, – ди Финзия. – Өч ел кайтмагач, бу юлы бик сагындым. Ул хисләрне аңлату кыен. Актык чиктә күзләремне йомам да авыл урамыннан йөргәнемне күз алдына китерә идем. Күршеләрнең капка төбендә үскән үләннәренә кадәр, хәтта ташларны да сагындым. Татарстандагы бер көнемне дә бушка әрәм итмим. Күңелемә рәхәтлек табып, Казан урамнарын буйлыйм, авылымда ял итәм. Якын кешеләрем, дусларым белән аралашам. Ел буена җитәрлек рухи азык алып китәм. Еллар гына имин торып, очрашулар еш булсын иде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 


Фикер өстәү