Думада түрәләр һәм депутатларның чираттагы ялын кыскартырга тәкъдим иткәннәр

Парламентның түбәнге палатасы рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, килеп туган вазгыятьтән чыгып караганда, дөрес булачак бу.

Бүгенге хәлләрне күздә тотып, түрәләр һәм Дәүләт Думасы депутатларының чираттагы ялын кыскартырга кирәк. Парламентның түбәнге палатасы Рәисе Вячеслав Володин шулай дип белдергән.
– Хәзерге кыенлыклардан, депутатлар һәм түрәләрнең үзләренә йөкләнгән җаваплылыгыннан чыгып, аларның чираттагы ялын Хезмәт кодексында күздә тотылган минимумга калдыру дөрес булыр диде, – дип билгеләп үткән ул.

Исегезгә төшерәбез: документ нигезендә, Дума депутатының чираттагы ялы 42 календарь көнен тәшкил итә. Аны кайбер очракларда арттырырга да мөмкиннәр әле. Ә минималь ял озынлыгы – 28 календарь көне.


Фикер өстәү