И аягым, түз генә! Кан тамырлары киңәю, шешенүдән котылып буламы?

Кан тамырлары киңәю, аяклар шешенү жәй көне күпләрне борчый. Челләдә нәкь менә шушы чирләр баш калкыта, ди белгечләр. Аларны алдан кисәтеп буламы? Варикоз, аяк шешенүдән йорт шартларында котылу мөмкинме? Бу сорауларыбызга 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-хирургы, флеболог Ирек Шәрипов ачыклык кертте.

– Ни өчен жәй көне аяк шешенү, варикоз очраклары ешрак күзәтелә?

– Эсседә кан куерып китә, шуңа күрә аяклар шешенә. Бу чорда тромбофлебит, тромбоз кебек кан тамыры авырулары да ешрак очрый. Шуңа күрә кан тамырлары киңәйгән (варикоз) кешеләргә кояш астында озак йөрергә ярамый. Кояшта кызыну да киңәш ителми. Моннан тыш компрессион оек та киеп йөрергә кирәк.

Варикоз, иң беренче чиратта, кемнәргә яный?

– Нәселендә кан тамырлары киңәю чиреннән интегүчеләр булган кешегә, озак утырып яки озак басып эшләүчеләргә үз сәламәтлегенә аеруча игьтибарлы булырга кирәк. Аларда варикоз килеп чыгу ихтималы бик зур.

Кан тамырлары киңәю, аяклар шешенүдән өй шартларында гына котылып буламы?

– Кызганыч, котылып булмый. Кисәк кенә шешенгән очракта «ашыгыч ярдәм» чакырырга яки табиб-флеболог, кан тамырлары хирургына мөрәжәгать итәргә кирәк. Шешенү күптәннән күзәтелгән, кан тамырлары чыгып торган очракта табибка планлы рәвештә язылырга киңәш ителә. Аңа кадәр аякка компрессион оек киеп йөрергә кирәк. Аякларны өскә күтәреп ятып тору, контраст душ керү дә файдага булачак. Кояшта кызынырга, эссе мунча, ваннага керергә ярамаганын да онытмагыз.

Жәйге эсседә шешенү, кан тамыры киңәю очракларын алдан кисәтеп буламы?

– Аларны алдан кисәтеп булмый. Ник дигәндә, варикоз вакытында клапаннар «ватылган» булып санала. Аларны исә операция яки компрессион оек ярдәмендә генә «төзәтеп» була. Кан тамырлары чыгып торган, вак кан тамырларыннан аягында «йолдызчыклар» хасил булган кешеләргә бакчада эшләгәндә сак булырга кирәк. Кояш астында озак йөрергә, авыр күтәрергә ярамый. Эсседә кыен булса да, шул ук компрессион оекны да салырга киңәш ителми. Иң яхшы профилактика чарасы ул. Ял итәргә барганда, озак вакыт очкычта очканда, машинада барганда йөреп алырга, аякларны күтәребрәк торырга кирәк.

– Алда телгә алынган унайсызлыклардан котылу өчен, гимнастика, махсус күнегүләр бармы?

– Эштә озак итеп утырып торырга туры килә икән, аякларның очына басабыз да табанга төшәбез. Бу күнегүне басып та, утырып та эшләп була.

Нәрсә ашавыбыз да йогынты ясыймы?

– Алдарак әйткәнемчә, 99 процент очракта варикоз нәселдән күчә. Ул авыр күтәрү аркасында, бала тапканда да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бу очракта нәрсә ашавыбыз әллә ни зур йогынты ясамый. Шешенүне булдырмау өчен исә тозлы ризыкны азрак ашарга, төнгә таба су эчмәскә кирәк. Виноград, йөзем дә файдалы. Ләкин файдасы тисен өчен, аны бер йөк машинасы күләмендә ашарга кирәк булыр иде. Шунысы мөһим:  рационда  файдалы матдәләр, витаминнар һәм микроэлементлар да булырга тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү