Табиб-невролог Эльвира Щербакова: «Җылыда да аяк туңып йөрү – чир билгесе»

Бу атнада кыш кышлыгын итте – зәмһәрир салкыннары белән куркытты. Мондый көнне эчкә тиз генә җылы йөгерми. Әмма арабызда салкын көнне генә түгел, җылыда да җылына алмый тилмерүчеләр шактый. Сүзебез аяклары гел салкын кешеләр турында. Бу нәрсәгә бәйле? Салкын аяк чир билгесе була аламы?

Табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Эльвира Щербакова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

 

– Аяклар гел салкын булуның сәбәбе нәрсәдә?

– Салкында кул-аякларның туңуы – табигый хәл. Ә менә аяклар даими рәвештә салкын булса, шикләнергә җирлек бар. Кешенең кан тамырлары, эндокрин, нерв системасы эшчәнлеге, матдәләр алмашы бозылганда, шикәр чире, калкансыман биз гормоннары аз бүленеп чыккан очракта да кешенең аяклары гел салкын булырга мөмкин. Гемоглобины түбән булган (анемия) кешедә дә еш кына әнә шундый билгеләр күзәтелә. Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмаганда эчелгән дарулар да аякларның даими рәвештә салкын торуына китерергә мөмкин. Аякларның салкын булуы – бер хәл. Кайчак әле шуның белән беррәттән аякта төзәлми торган яра, җәрәхәтләр дә пәйда булырга, кешенең атлап йөреше үзгәрергә, аяклар хәлсезләнергә, тән тиресе агарып чыгарга да мөмкин. Шуңа күрә аяклар даими рәвештә салкын торса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Аяклар җылынмаудан күбрәк кемнәр интегә?

– Кечкенә балалар, бигрәк тә бер яше дә тулмаган сабыйлар температура үзгәрешләренә аеруча сизгер була. Шуңа күрә алар бик тиз туңа, бик тиз эссели. Аякларның даими салкынлыгы хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Аларда җылылык алмашы акрынрак бара. Артык ябык, озын буйлы кешеләрнең дә аяклары гел салкын була.

– Ул ничек дәвалана?

– Салкын аякларны дәвалар алдыннан, иң элек аларның ни сәбәпле шундый булуын ачыкларга кирәк. Моның өчен иң элек табиб-терапевтка мөрәҗәгать итү дөрес булыр. Ул барлык кирәкле тикшеренү, анализларны билгеләячәк. Кирәк икән, ул кешене тар белгечкә дә җибәрәчәк. Шул рәвешле даими салкын аякларны ничек дәвалау аны китереп чыгарган чирне дәвалаудан башлана.

– Моны алдан кисәтеп буламы?

– Бу очракта да без даими әйтеп килгән киңәшләрне кабатларга мәҗбүр. Салкын аяклар чире килеп чыкмасын өчен, даими рәвештә диспансеризация узарга, йөрәк-кан тамырлары, калкансыман биз, нерв системасы авыруларыннан интеккән кешеләргә тиешле даруларны вакытында эчеп торырга, дөрес тукланырга кирәк. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән дә арыну да мондый кимчелекләрне кисәтергә ярдәм итәчәк. Һава торышына карап киенү, өшү-туңулардан саклану да мөһим.

Аяклар салкынлыгын булдырмас өчен тагын берничә киңәш

– Ешрак яланаяк йөрегез. Җәен – чыклы үләндә, вак таш өстендә, өйдә махсус массаж келәмендә йөрергә кирәк. Гомумән, азрак утырып, күбрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз.

– Контраст душ керү, аякларга контраст ванна ясау да файдалы. Бу кан тамырларын ныгытырга, ул исә, үз чиратында, аякларның даими рәвештә салкын торуын кисәтергә ярдәм итә.

– Һәр иртә саен акларга массаж ясагыз. Моның өчен башта ике кул белән табан астын, аннары бер-бер артлы аяк бармакларын массажлагыз. Йоклар алдыннан аякларны ылыс суына яки диңгез тозы эретелгән суга тыгып утыру да файдалы булачак.

– Аякны аякка куеп утырырга яратучыларга да бу гадәтеннән арынырга киңәш ителә. Ник дигәндә, шул рәвешле 10–15 минут утырсаң, аяклардагы кан әйләнеше начарланачак.

– Кышкы салкында кысып торган, уңайсыз аяк киеме кияргә дә ярамый. Аның эченнән коры, җылы оекбаш кияргә кирәк.

– Иммунитетыгызны ныгытыгыз. Ашаганда С витаминына бай ризыкларга (гөлҗимеш, карлыган, цитруслар һ.б.) өстенлек бирегез. Алар кан тамырларын ныгытачак. Имбир белән ачы кызыл борыч исә алар буйлап канны куачак.

– Көненә кимендә 2 литр чиста су эчәргә дә онытмагыз. Организмга су җитмәгәндә, кан куера, кан тамырлары кысыла.

 


Фикер өстәү