Тир генә дип кул селтәмә: ул яман шеш билгесе булырга мөмкин

Чамадан тыш тирләү яман шеш билгесе дә булырга мөмкин! Россия дерматологы Ирина Скорогудаева шулай дип белдергән. Табиб сүзләренә караганда, яман шеш авыруы башланган кеше, күбрәк тирли башлый һәм тир исе «бозылган ит» исен хәтерләтә. «Яман шешкә каршы көрәшкәндә кешенең тән температурасы күтәрелә һәм аны төшерү өчен, организм терморегуляция системасын эшләтеп җибәрә. Шул рәвешле кеше нык тирли башлый», – ди белгеч. Чамадан тыш тирләү тагын нинди чирләр турында кисәтә? Табиб-терапевт Гөлназ Шайдуллина белән әнә шул сорауга җавап эзләдек.

– Гөлназ Илдаровна, кайсы очракта кешенең чамадан тыш тирләве норма санала?

– Кешенең бөтен тәне буйлап тир бизләре урнашкан. Шушы бизләр гади телдә тир дип йөртелгән секрет бүлеп чыгара. Бу – табигый күренеш. Тир тән температурасын көйли, ягъни тирләгәндә организмыбыз суына. Тир белән бергә организмдагы токсиннар да бүленеп чыга. Эссе көндә, тынчу бүлмәдә утырганда  яки зур стресс кичергәндә, физик эш башкарганда тирләү – нормаль күренеш. Ник дигәндә, тир бизләре вегетатив нерв системасы белән бәйләнгән. Физик эш башкарганда, стресс кичергәндә исә организмда бик күп күләмдә адреналин бүленеп чыга. Шуның тәэсирендә тир бизләре икеләтә тизрәк эшли башлый. Әгәр кеше һава температурасы нормада булганда яки салкында да, стресс кичермәгән тыныч вакытта да бик нык тирләсә, чаң сугарга җирлек бар. Йоклаганда тирләү дә дөрес хәл түгел.

– Кешенең чамадан тыш тирләве нинди авырулар турында кисәтә ала?

– Нерв системасында хилафлыклар булган кешеләр  чамадан тыш тирләүдән интегергә мөмкин. Шикәр чире, калкансыман бизнең чамадан тыш актив эшләве дә бик нык тирләүгә сәбәпче була ала. Инфекцияле чирләр вакытында, температура күтәрелгәндә, организмга Д витамины җитмәгәндә дә кеше чамадан тыш тирли. Әйткәнемчә, кеше организмда токсиннар күп булганда да тирләүдән интегә. Организм шул рәвешле зарарлы матдәләрдән котылмакчы була. Коронавирус вакытында кешенең нерв системасына да зыян килә. Аның эшчәнлеге бозыла. Шуңа күрә ковид белән авырган кеше дә чамадан тыш тирләүдән интегә.  Хатын-кызларның климакс вакытында, яшүсмерләрнең үсеш чорында чамадан тыш тирләве – шулай ук табигый күренеш. Ник дигәндә, бу чорда гормоннар, эндокрин системасы җитди үзгәреш кичерә.

– Бүген матурлык индустриясендә тирләүдән коткаручы махсус процедуралар да кулланыла. Алар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?

– Әле яңарак кына кешенең ни сәбәпле тирләргә мөмкин икәнен барлап киттек. Аларны ачыклап, тиешенчә дәваланмый торып, чамадан тыш тирләүдән котылып булмый. Шуңа күрә тирләүгә каршы ясалган төрле косметологик процедуралар да вакытлыча гына нәтиҗә бирә. Уколларның көче беткәч, кеше кабаттан тирли башлаячак. Моны организм өчен файдалы процедура дип әйтмәс идем.

– Чамадан тыш тирләүдән ничек котылырга?

– Чамадан тыш тирләүдән интеккән кеше, иң беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гомуми кан анализы тапшырып карарга кирәк. Бәлки организмга инфекция эләккән, ялкынсыну башлангандыр? Эндокринологка мөрәҗәгать итү дә комачауламас. Кардиолог, невролог ярдәме дә таләп ителергә мөмкин. Чамадан тыш тирнең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклагач кына дәвалауга керешергә мөмкин. Чамадан тыш тирләүдән интеккәндә имән кайрысы, шалфейлы су белән коену да яхшы. Контраст душ керсәң дә файдалы. Чамадан тыш тирләп интектергән урынны содалы су белән сөртсәң дә, нәтиҗәсе озак көттермәс. Ул тудырган селтеле тирәлектә авыр тир исе китереп чыгарган гөмбәчек, бактерияләр үрчеми. Ромашка төнәтмәсе дә шундый ук нәтиҗә бирәчәк. Чамадан тыш тирләп интеккән кешегә табигый тукымадан тегелгән киемнәр генә кияргә киңәш ителә. Шәхси гигиена кагыйдәләрен дә истән чыгарырга ярамый.

– Тирләп интегүчеләргә туклануга игътибар итү кирәкме?  

– Чамадан тыш тирләүдән интеккән кеше ачы, тозлы, баллы, кыздырылган, кайнар ризык ашаудан тыелып торса яхшырак. Салкын су эчү дә зыянга гына булачак. Тирдән котылу өчен фастфуд, газлы эчемлекләрдән дә баш тартырга туры киләчәк. Ачы борыч, сарымсак нерв системасын ярсытып, көчле тир бүленеп чыгуга китерә. Ит һәм балыкның да майсыз төрләрен генә ашау хәерле. Яшелчә, җиләк-җимеш тә читтә калмасын. Рациондагы продуктлар В, Е витаминнарына, кальцийга бай булырга тиеш. Ник дигәндә, тирләгәндә организм, нигездә, нәкъ менә шушы файдалы элементларны югалта. Карабодай, кишер, кузаклылар, кычыткан да тирләүне киметә.

– Кайберәүләр тир исе үзгәрүдән дә зарлана. Бу күренеш нәрсә белән аңлатыла?

– Организмыбыздагы токсиннар ашкайнату-эчәк тракты, бәвел юлы аша да чыгарга мөмкин. Алар начар эшләсә, «тыгылган» булса, токсиннар тән тиресе аша тир рәвешендә бүленеп чыгачак. Кайбер даруларны эчкән вакытта тир исе кисәк үзгәрергә мөмкин. Кайчак организмда кайбер ферментлар бүленеп чыкмый. Ниндидер бер продукт организмга эләккәч, шушы ферментлар ярдәмендә эшкәртелә алмый һәм ул үзеннән-үзе токсинга әверелә. Тән тиресе аша тир ярдәмендә бүленеп чыгып, шулай ук тир исен үзгәртә ала. Мисал өчен, сарымсак та тир исенә йогынты ясый.

Динә Гыйләҗиева

Үзем сынадым

Аяк тирләп интектерсә…

Иремнең аягы бик каты тирли. Кеше янына чыккач, бигрәк тә кыен. Үзебез файдасын күргән рецептны сезгә дә язам әле. Бер табакка 4–5 литр су салып, шуңа 200 мл уксус салып болгатасың да шунда 15–20 минутка аякларны тыгып утырасың. Атнага шуны 1–2 тапкыр ясыйбыз. Файдасын күрәбез, Аллага шөкер.

Сания Шакирова. Арча

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү