Казанда “Кырлай” паркын кайда күчерәчәкләре билгеле

Ямашев проспекты һәм Мусин урамы белән чикләнгән 12,5 гектар мәйданда тикшеренүләр үткәрелгән.

Казанда “Кырлай”ның дәвамчысы проектына тарихи-мәдәни экспертиза уздырганнар. Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарган.

Проект Җиңү паркы тирәсендәге территориядә (адресы: Ямашев пр., 44, 44Б й.) урнашачак. Ямашев проспекты һәм Мусин урамы белән чикләнгән 12,5 гектар мәйданда тикшеренүләр үткәрелгән. Көөнбатыш чиге – Җиңү паркы чиге буйлап, ә көнчыгыш чиге – «Парк Хаус” сәүдә үзәгеннән 10 метр ераклыкта уза. Бу урын агач-куаклар белән тулысынча капланган, җир кишәрлегенең төньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм көньяк өлешләрендә кечкенә генә берничә сулык бар. Бәяләмәдә билгеләп үтелгәнчә, биредә мәдәни мирас объектлары юк.


Фикер өстәү