«Түбән Кама Нефтехим»да яңа җитештерү комплексын эшләтеп җибәрделәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов СИБУР составына керүче «Түбән Кама Нефтехим»да галобутил каучукларын (ГБК) җитештерү буенча яңа комплексны ачуда катнашты.

«Түбән Кама Нефтехим», Россиядә галобутил каучуклары җитештерүче бердәнбер компания буларак, әлеге продукт җитештерүне модернизацияләү эшен тәмамлады. Хәзер аның күләме 150 меңнән 200 мең тоннага кадәр арткан. Бүген дөньяда җитештерелгән бутилкаучук һәм галобутилкаучукның 25 проценты СИБУР өлешенә туры килә, ә дөньяда иң күп галобутилкаучук «Түбән Кама Нефтехим»да җитештерелә. СИБУР Россиянең экологик шиннар өчен каучуклар җитештерүдәге өлешен тагын да ныгытты.

«Бүген бик мөһим вакыйга. 50 ел элек биредә беренче бутилкаучук алынды. Заводның проект куәте елына 35 мең тонна иде. Бүген без яңа галобутил каучук җитештерү корылмаларын эшләтеп җибәрәбез. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 8 млрд сумнан артык. Бу бик җитди инвестицияләр. Санкцияләргә бәйле барлык кыенлыкларны исәпкә алып, сез бу эшне башкардыгыз. Эш иң югары дәрәҗәдә башкарылган. Алга таба яңа базарлар табу, безнең продуктларны арттыру һәм алга сөрү. Без нефть-газ химиясе комплексы үсешен бик игътибар белән күзәтәбез, чөнки бу – безнең икътисадның нигезе», – диде Рөстәм Миңнеханов тантанада.

Яңа комплексны эшләтеп җибәргәннән соң Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама Нефтехим» мәйданчыгында СИБУРның инвестицион проектларын төзү мәйданчыкларында булды, шулай ук предприятиене алга таба үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.


Фикер өстәү