Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть эшкәртү турында: Безгә алга таба хәрәкәт итәргә кирәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия» халыкара форум-күргәзмәсе кысасында узган «Россия энергетикасының тотрыклылыгы һәм лидерлыгы» пленар сессиясендә чыгыш ясады. Ул республикада тормышка ашырылучы нефть һәм газ химиясе проектлары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан – илнең нефть чыгаручы төбәге. Бүген республикада елына 35 миллион тоннадан артык кара алтын чыгаралар.

– Бу эш белән 1943 елдан бирле шөгыльләнәбез. Тәүге скважинаны Бөек Ватан сугышы елларында ук бораулаганнар, – диде Татарстан Рәисе. – Шул чордан бирле 3,5 миллиард тонна нефть чыгардык.

Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы елларда бу тармакта тормышка ашырылган проектлар турында да сөйләде.

– 2010 елга кадәр бер генә эшкәртү комплексына ия булып, елына 7 миллион тоннага кадәр нефть эшкәртсәк, бүген ике зур комплексыбыз бар, – диде ул.

Татарстан Рәисе 2023 ел нәтиҗәләре буенча, республикада 23,7 миллион тонна углеводород эшкәртелүен дә әйтте. Тирәнтен эшкәртү күрсәткече – 99 процент. «Әлеге заводлар нефть химиклары өчен чимал базасы булып тора. СИБУР төркеменә ике предприятие – «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» карый. Бу – илнең 30 процент полимеры һәм 42 процент каучугы дигән сүз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, безгә алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Фикерен дәвам иттереп, төбәктә тормышка ашырылучы «Этилен-600» проектының 2025 ел башында ук эшли башлаячагын хәбәр итте ул. «Бу хәзерге вакытта «Түбән Кама Нефтехим» җитештергән кадәр этилен булачак», – диде Татарстан Рәисе. Икенче проект «Казаноргсинтез»да полимерлар җитештерүне киңәйтүдән гыйбарәт.

– Ике проект буенча да эш бара. Аларны тормышка ашыруга СИБУР төркеме былтыр – 50 миллиард сум, быел 70 миллиард сум инвестицияләр җәлеп итте. Барлык планнар да тормышка ашар, дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, республикада газ химиясе дә үсештә. Бу форсаттан, утырышта «Аммоний» заводын искә алдылар. «Аммоний-2» проекты кысасында, без 2028 елга кадәр азотлы ашламалар җитештерү күрсәткечен ике ярым тапкыр арттырачакбыз», – диде Татарстан Рәисе. Ул республикадагы барлык проектларның дөньякүләм экологик таләпләргә туры китереп тормышка ашырылуын да искәртте.


Фикер өстәү