Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проекты турында видео урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында республикада “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру турында видео урнаштырган.

Рәис язганча, 2019 елдан бирле республикада 15 яңа мәктәп төзелгән. 2024 елда Татарстанда тагын 3 меңнән артыграк урынга уку йортлары пәйда булачак.

“Балалар – безнең киләчәгебез һәм илебезнең өмете. Бик мөһим “Мәгариф” илкүләм проекты 7 төбәк проектын үз эченә ала. Аның ярдәмендә укучыларга белем алу мөмкинлекләре киңәйде, ә укытучыларга төрле формада өстәмә белем бирүнең яңа программалары барлыкка килде”, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов үзенең постында.


Фикер өстәү