Авдеевкада яшерен төрмәләр һәм җәзалау урыннары булган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Донецк халык республикасының Авдеевка шәһәрендә яшерен төрмәләр һәм җәзалау урыннары булган. Бу хакта “РИА Новости” Тышкы эшләр министрлыгының Киев режимының җинаятьләре буенча илче Родион Мирошник сүзләренә таянып яза.

Илче билгеләп үткәнчә, Авдеевка шәһәре территориясендә яшерен җәзалау урыннары булган. Бирегә сәяси статьялар буенча кешеләрне китергәннәр.

Мирошник сүзләренә караганда, шәһәрдә яшерен каберлекләр, җәзалау нәтиҗәләре турында башлангыч мәгълүматлар бар. Бу мәгълүматларны өйрәнү эше башланып китәчәк.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр, Киев җинаятьләрен теркәү өчен, Авдеевкада яшәүчеләр белән эшли. Украинаның рус теленнән файдалануны тыю сәясәтен ничек үткәрүе, халыкка нинди басым ясавы турында мәгълүматлар туплана.


Фикер өстәү