«Кырлай» паркы «Парк Хаус» сәүдә үзәге артына күчерелергә мөмкин

Казандагы «Кырлай» аттракционнар паркын «Парк Хаус» сәүдә үзәге артындагы территориягә күчерергә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта Татарстан хакимияте яңа локация өчен берничә мәйданчыкны карый. Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шул турыда хәбәр итте.

«Кырлай» паркын күчерүгә килгәндә, анда берничә мәйданчык карала. Шуларның берсе — «Парк Хаус» сәүдә үзәге артында. Әлегә анда төгәл карар юк, якын арада аны игълан итәрләр дип уйлыйм», — диде Айзатуллин.

Башта паркның эскиз проекты эшләнәчәк, аннары карар кабул ителәчәк, дип өстәде ведомство башлыгы.

Казанның Җәмигъ мәчете «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. 20 майда беренче таш салырга җыеналар.

 


Фикер өстәү