Төбәкләр башлыкларының сәяси йогынтысы буенча март ае рейтингында Рөстәм Миңнеханов 6 урынга чыккан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләр башлыкларының сәяси йогынтысы буенча март ае рейтингында алтынчы урынга чыккан. Рейтингны Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) төзегән. Президент узган айда уртача 7,15 балл җыйган. Аның урыны рейтингның “Бик көчле йогынты” өлешенә туры килә.

Март ае рейтингында губернаторларның санкцияләргә каршы чаралар эшләүдә катнашуы, инфраструктура һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру, урыннарда җәмәгатьчелек белән эшләү һ.б. йогынты ясаган. Рейтинг белгечләр һәм журналистлар арасындагы сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелгән. Алар төбәк башлыкларын 1-10 балл буенча бәяләгән.


Фикер өстәү