Григорий Орджоникидзега «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырылды

5 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белән очрашты. Ул дипломатка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

Бүләк күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи мирас объектларын булдыруга аерым өлеш керткән өчен бирелде. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар уртак һәм халыкара проектлар турында фикер алышты.

Григорий Орджоникидзе Казанга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрүгә әзерлек барышын карау өчен килде. Шулай ук ул ЮНЕСКО кафедраларының Россия Федерациясендәге координация комитеты утырышында катнашачак һәм «ТИСБИ» Идарә университеты студентлары белән очрашачак.

Исегезгә төшерәбез, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе Казанда бу елның июнендә узарга тиеш. Ул 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышлана. Чараның төп темасы — «Бөтендөнья мирасын саклау императивы буларак мәдәниятара диалог».

 


Фикер өстәү